Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Китап киштәсе

Күңел байлыгы кирәк

Соңгы укыган китабым – Туфан Миңнуллинның өч томлы сайланма әсәрләре. Анда ун пьеса тупланган. Гади, аңлаешлы итеп язылган әсәрләр үз чорын тасвирлый. Әлеге пьесаларның күпчелеге сәхнәләштерелгән. Т.Миңнуллин әсәрләрен бүген дә яратып укыйм. Чын әсәрләр, чын язучылар менә шундый буладыр.

Миләүшә Гәрәева. Иске Карамалы авылы:

Кечкенә чакта әти укый торган калын китапларга карый идем дә: “Бу китапны ничек укып бетереп була микән?” – дип уйлый идем. “Бар эшне ташлап, төне буе нигә укыйлар микән?” – дип уйлаганым истә. Үсә төшкәч, үзем дә китапларга гашыйк булдым. Әти авырып урын өстенә калгач, китапларны сатып ала башладык, чөнки китапханәдә ул укымаган әсәр калмаган иде. Әти белән сөйләшер, китаплар турында фикерләшер өчен сеңлем белән без дә укыдык. Хәзер дә киштәләребезне китаплар бизи.

Иң яраткан китабым – Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы. Тарихны, ата-бабаларыбызның тормышын, гадәт-йолаларның ничек барлыкка килүен белергә, өйрәнергә, әдәп, милли аң, әхлак нормаларының нигезен белергә кирәк. Ул чор белән хәзергесен чагыштырып карагач, кешелек дөньясының үсешенә шаккатасың. Ул чордагы оешканлык, омтылыш, батырлык, ышаныч хәзер дә булсын иде, дип хыялланам.

Китапны кабул итү өчен күңел байлыгы кирәк. Мәхәббәт, гаилә тарихлары белән кызыксынасың икән, Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Шәмсия Җиһангирова, Фәнис Яруллин китапларын укырга тәкъдим итәм. Антон Макаренконың “Педагогик поэма”сын һәм Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй” әсәрен авыр язмышлы балалар тормышын яктырткан иң яхшы әсәрләр исемлегенә кертер идем. Тормышта үз юлларын табу, яшәү өчен нинди генә авырлыклар үтми ул сабыйлар! Әлеге китапларны укыганда: “Нигә шулай явыз икән бу кешеләр?” – дигән фикер туа.

Рус әдәбияты һәм чит ил язучылары белән дә кызыксынам. Үз телемдә язылган, үз милләтемнең китаплары якынрак, яхшырак кабул ителә.

Соңгы укыган китабым – Туфан Миңнуллинның өч томлы сайланма әсәрләре. Анда ун пьеса тупланган. Гади, аңлаешлы итеп язылган әсәрләр үз чорын тасвирлый. Әлеге пьесаларның күпчелеге сәхнәләштерелгән. Т.Миңнуллин әсәрләрен бүген дә яратып укыйм. Чын әсәрләр, чын язучылар менә шундый буладыр.

Һәр китап тормышны һәм фикерне үзгәртә. Һәр китаптан үзенчәлекле фикерләр алырга тырышам, үрнәк итеп алырдай күренешләр, әйтемнәр, истә калырдай вакыйгалар эзлим. Мәдәният йортында эшләгәндә күп укырга, эзләнергә туры килде. Шуннан калган гадәт бу. Кеше күңеленә барып җитәрдәй фикерләрне, якты образлы әсәрләрне яратам. Кәрим Тинчурин, Туфан Миңнуллин, Әсгать Мирзаһитов, Сәет Шәкүров пьесаларын кабат-кабат укыйм, алардагы тапкырлык, тел байлыгы сокландыра. Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләре фикеремне үзгәртте. Кешеләр үзләренә ошамаган, аларча фикерләмәгән кешеләрне кабул итә алмый. Кайберәүләр үз дөньясында, үз хыяллары белән яши. Берәүгә дә зарар да салмый, начарлык та эшләми. Нигәдер аларны кыерсыталар, кагалар, төрле исемнәр тагалар. Башкаларны аңлый алмау, аларның тормышына тыкшыну, бәя бирү, язмышын бозу хокукы берәүгә дә бирелми югыйсә.

Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир әсәрләрен бик яратып укыйм. Өстәлемдә Харрас Әюп, Луиза Янсуар, Ленар Шәех, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Фәнис Яруллинның шигырь китаплары тора.

Аларның һәр әсәре сабак алырдай, һәр сүзе истә калырдай.

Яраткан цитатам. Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренең исемен үк цитата итеп алыр идем. Авыр вакытларда кеше чыныга, сынауларны үткән саен ныгый. Алай гына да түгел, авырлык килгәндә якыннар да санала. Кемнең дус, терәк, таяныч булуын аңлыйсың. 

Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Фото - Миләүшә Гәрәеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев