22 апрель 2017 яңалыклары
-
Мөслим халык театры өр-яңа спектакль тәкъдим итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
20 нче апрель көнне район мәдәният йорты халык театры Т. Миңнуллинның "Йөрәк маем" спектаклен Мөслим халкына тәкъдим итте. Гадәттәгечә, тамаша зур алкошларга күмелде. Залда утырган һәркем бу чынышны озакка исендә калдыргандыр.
-
Мөслимдә "Яшь бөреләр" бәйгесенең сайлап алу туры бара (ФОТОРЕПОРТАЖ)
21 апрель көнне Мөслим зонасында "Яшь бөреләр" талантлы балалар фестиваленең сайлап алу туры булып узды. Моңа кадәр жюри әгъзалары авыллардаы талантлы балаларны барлаган иде. Игътибарыгызга Иске Карамалы зонасында узган сайлап алу турыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
-
Әмәкәйдә иң яхшы "Җиңү" музее эшли
Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе музее Идел буе федераль округының "Җиңү " проекты кысаларында үткәрелгән "Иң яхшы музей " конкурсында катнашты. Әлеге проектның төп максаты - Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чараларга халыкны җәлеп итү, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын хәтердә саклау. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе музее яшьләрдә...
-
Яшьләр наркотик куллануның зыяны турында кисәтә
"Мизгел" яшьләр үзәге оештырган чираттагы файдалы очрашу Мөслим лицеенда узды. Үзәк белгечләре 7 сыйныф укучылары белән наркотик матдәләрнең зыяны турында төрле тематик чаралар оештырды.
-
"Урман иле " ял лагеренда эшләргә команда җыялар
Җәйге ялларны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә теләгәннәргә Нарат Астындагы "Урман иле" лагеры менә дигән мөмкинлек тәкъдим итә. Җәйге сезонда яхшы хезмәт хакы белән ашханәдә пешекчеләр, пешекче ярдәмчеләре һәм тәрбиячеләр (әйдаманнар) командасы туплана. Үзендә лидерлык сыйфатлары бар дип санаучы егет-кызларның Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Адрес: Мөслим авылы,...
-
14 яше тулган мөслимлеләр тантаналы шартларда паспорт алды
21 апрель көнне Туган якны өйрәнү музеенда бик матур чара: 14 яше тулган егет - кызларга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшыру узды. Чарада күренекле балалар шагыйре, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов , "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим райондагы бүлек җитәкчесе Сәвия Хәбирова, Федераль миграция хезмәтенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Роза...
-
Мөслимлеләр Татарстан халыкларының III съездында катнаша
Аның эшендә Татарстан Президенты да катнаша. Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында Татарстан халыкларының III съезды ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Россия халыклары ассамблеясе...
-
Россиякүләм өмәгә мөслимлеләр дә кушылды
Бүген Мөслимдә өмә үтте. Кайчандыр "Ленин өмәсе" исемен йөрткән чарада районның барлык оешма-предприятиеләре, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Оешма-предприятиеләр үз территорияләрен чистарту белән бергә, үзләренә беркетелгән урамнарда да агачларны, баганаларны агартты, чүп җыйды. мөслимдәге Пушкин, Курай паркларында, мемориаль комплекста да шундый ук эшләр башкарылды. Райондашларыбыз да, өмәгә кушылып,...
-
Мөслимлеләр җәмәгать мунчасын төзүчеләргә рәхмәтен белдерә
Мөслимдә яңа мунча аякка басу район үзәгендә яшәүчеләр өчен зур шатлык булды. Әлбәттә, мунча төзү өчен күп хезмәт таләп ителде. Финанс мәсьәләсен, төзүчеләр һәм төзелеш материалларын табуны уңай хәл иткән район башлыгы Рамил Муллин объектның тиз һәм сыйфатлы төзелүен контрольдә тотты.
-
Райондашыбыз Гөлназ Фазлыева тәмле торт рецепты белән таныштыра
Баллы-татлы ризыкларны зурлар да, кечкенәләр дә бик ярата. "Үз кулларың белән пешерелгән торт тагын да тәмлерәк, татлырак була", - ди Мөслимдә яшәүче Гөлназ Фазлыева. Бүген ул газета укучыларыбызга үзе яратып пешерә торган торт рецептын тәкъдим итә.
-
Мөслим мәктәпләре - "Милли мәгариф" үрнәге
19 апрелдә Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Казан утлары» журналы редакциясе, Мәгариф һәм фән министрлыгының "Милли мәгариф" идарәсе, Мөслим муниципиаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә семинар үтте.
-
"Бердәм Россия" партиясенең Мөслим җирле бүлеге белгечләре киңәште
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлегендә 36 беренчел бүлек исәпләнә. Кичә, беренчел бүлек секретарьләре семинар-укуга җыелдылар.
-
Мөслимдә яшь инспекторлар көрәште (ҖИҢҮЧЕЛӘР + ФОТОРЕПОРТАЖ)
Габдулла Тукай исемендәге мәктәп базасында "Имин көпчәк" исемле республика конкурсының төбәк бәйгесе үтте. Әлеге бәйге район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, юл иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча профилактика бүлекчәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәгариф идарәсе ярдәме белән үткәрелде.
-
Мөслимдә цифрлы телевидение караучылар саны арткан
"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең Мөслим бүлеге цифрлы телевидение, интернет һәм кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтү буенча күләмле эш башка. Район буенча 4684 стационар телефон ноктасы исәпләнә.