21 май 2020 яңалыклары
-
Ут булмый
Линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле ут булмый.
-
Кан басымы түбән булса
Югары кан басымы – гасыр авыруы. Ләкин гипотония – түбән кан басымы да шактый киң таралган. Бигрәк тә бу авырудан хатын-кызларның 30-50 проценты җәфа чигә.
-
Төбәк тарихына өстәмәләр
1689 елда тәхетнең бердәнбер хуҗасы булып алган Петр патша урыс җирләрен киңәйтү турында хыяллана. Һәм 17 яшьтә генә булуына да карамастан, кичекмәстән уйлаганын тормышка ашырырга да керешә. Шведлар белән сугыш башлана. Ә сугыш бала-чага уены түгел, солдатларны киендерергә, ашатырга-эчертергә кирәк. Дәүләт казнасына каян өстәмә акча табарга? Ул чорда әле казахларга, үзбәкләргә империянең “теше үтмәгән”. Кавказ халкы да, беркемнән курыкмыйча, үз традицияләре, үз көе белән яшәп ята. Кемнән акча сыгарга? Озак баш ватасы юк.
-
Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлады
2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелә, 21 төбәктә барлык авыл хуҗалыгы хайваннары идентификацияләнде инде. Бу көннәрдә Татарстанда да бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлый.
-
Кеше хезмәтен хөрмәт итик!
Районда каты көнкүреш калдыклары җыю белән җаваплылыгы чикләнгән “Гринта” җәмгыяте шөгыльләнә. Халыктан каты көнкүреш калдыкларын җыю оештырылган төстә алып барыла. Билгеле бер вакытта машиналар килеп туктый, күпфатирлы яисә шәхси йортларда яшәүчеләр, ашыга-ашыга, чүп пакетларын машина арбасына төйи.
-
Татарстан халкы 5G кулланырга әзер түгел
Татарстан территориясендә 5G челтәрен киң колачлау якындагы ике-өч елда планлаштырылмый. Хәзерге вакытта барлык эшләр дә планлаштыру һәм тестлаштыру стадиясендә.
-
Эшләре гөрләп бара
“Авзалов” хуҗалыгында язгы кыр эшләре фи-ниш сызыгына якынлаша.
-
22 май көненә һава торышы
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
-
Кайнар линия эшли
Общественная палата Республики Татарстан при участии Министерства труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан, Пенсионного Фонда по Республике Татарстан проводит прямую связь по мерам социальной поддержки семей с детьми, а также вопросам выплат пособий по безработице
-
Тәмлетамак. Аджарча хачапури
Аджарча хачапури – Кавказның традицион камыр ризыгы. Ул сыр белән чүпрәле камырдан ясала. Әлеге ризыкны әзерләү рецептын райондашыбыз Антонина Миңлегәрәева тәкъдим итә.
-
21 гасыр яшь техниклары
Укучыларның “21 гасыр яшь техниклары” бөтенроссия фәнни-техник иҗаты конкурсының республика этабына йомгак ясалды.
-
ТР Сайлау комиссиясе хезмәткәрләре Конституция буенча тавыш бирү алдыннан укулар уздылар
Бүгенге көндә Татарстан сайлау системасының 21 меңнән артык вәкиленең һәркайсы үзләренең һөнәри квалификацияләрен күтәрде.
-
Татарстанда "Kazan Digital Week" халыкара форумы узачак
Аны Россия Хөкүмәте ярдәмендә республика министрлар Кабинеты оештыра.
-
Оста куллы Рәзинә
Теләк булса, бар нәрсәгә дә өлгереп була икән! Тугаш авылыннан Кашаповлар гаиләсе – шуның ачык мисалы.
-
Татарстанда 71 яңа COVID-19 белән авыру очрагы расланды
Яңа үлем очрагы теркәлгән.