Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләре гөрләп бара

“Авзалов” хуҗалыгында язгы кыр эшләре фи-ниш сызыгына якынлаша.

“Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгы карамагындагы 3 мең 850 гектар чәчүлек җирләре бер-берсеннән шактый еракта һәм тара-лып урнашкан. Төп базалары – Горбуновка авылында, Метрәйдә, Тат. Смыловка ягында да икмәк үстерә алар. Әйтүе генә ансат. Чәчү вакытында – җирләрнең җитешүенә, урак чорында игеннәрнең өлгерүенә карап, техниканы ничәмә-ничә километр ераклыкка күчереп йөртергә кирәк. “Чегән таборы белән бер инде без”, –  дип ша-ярта үзләре. Һәр минут исәптә
Хуҗалыкта эшләр торышы белән танышу ниятеннән бүгенге “дислокация” урын-нарына – Горбуновкага юл тоттык. Авыл янына җитәрәк басуларда техника хәрәкәте күзгә ташлана. Чәчәләр, тырмалыйлар, агрегатларга ашлама, чәчүлек орлык китерәләр... Әле генә күз алдында хәрәкәт иткән таудай тракторның кинәт кенә юкка чыгуына гаҗәпләнеп торганда хуҗалык агроно-мы Рәшит Нигъмәтуллин, аңлатма бирергә ашыккандай, әйтеп куйды: – Түбәнгә төшеп киттеләр. Бездә басулар тигез түгел – таулардан, уйсулыклар-дан гына тора. Шуңа күрә туфрак та бердәй өлгерми. 
Күз алдында “юкка чыккан” агрегат – “Грейт плейнс” чәчү комплексы таккан “Бюлер” тракторы горизонтта күренгәнче байтак көттек. Районда билгеле механизаторлар Рифат Фазлыев белән Виталий Сиваков язгы бодай чәчә икән. Басу читенә җитүгә ике генә сүз сөйләшеп алдык. 
– Иртәнге 6дан кичке 8гә кадәр озынай-тылган сменада эшлибез. Көнгә нормадагы 70 гектар урынына 140ар гектар чәчәбез. 
Бетте, китте. Күршедәге басуда МТЗ-1221 тракторы белән җир тырмалаучы Нияз Хәйбрахманов та күп сүзле булмады. 
– Эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: ягулык белән тоткарлык юк, ватыла калсаң, шунда ук запчастьне китерәләр, тәмле ашаталар. 
Сәгате түгел, минуты исәптә чакта моннан да артык ни кирәк?! Гомумән, зарланучы, ыңгырашучы юк хуҗалыкта. Эш дигәндә, берсе дә дилбегә кактырмый. Чәчүне тизрәк төгәлләү өчен тырышалар. “Бар да универсаллар бездә”, – дип, агро-ном мактауларга күчте. 
Филгать Габидуллин ашлама кертә, катокта да эшли. Ярулла Лотфуллин “К-700” тракторы белән чәчү алды культивациясен үткәрә. Мәгъдәнур Мөҗипов чәчүдә сынатмый. Фирдәвес Нургалиевкә орлыклык участокларда бодайларын чәчүне ышанып тапшырганнар. Чәчүлек орлык, ашлама, ягулык ташучы Фәнил Асылов, Илгиз Вәлиев, Илдар Шәймиев, Таһир Гәрдиханов, Ринат Җәлилов та, автокранда эшләүче Дамир Вәлиев тә, баш инженер Радик Фәттахов та кыр эшләренең көйле баруына ярдәм итәләр. Рафик Даутов исә “мчс” ролендә – ватылу була калса, сваркасы белән килеп җитә. Чәчүлек орлыкны агулап, төяп, үлчәп җибәрү кадәресе дә бар бит әле. Бу эшләр Алексей Тонких, Илмир Гыймаев, Варис Харисов, Марат Зиннуров, Римас Яббаров, Лилия Камалова, Айдар Кондратьев җаваплылыгында. Пешекчеләр Роза Зәйнуллина, Гөлүсә Шириева һәм Гөлфинә Яббарова эшчеләргә кунак сые әзерли. Һәр участоктагы эшкә контрольлек итүче Илмаз Авзалов “Нива” машинасында тыз-быз чаба гына. Без яңгырдан качып утырганда “вездеход”ы керә алмаган басу түренә җәяү йөгерде әнә, өстәвенә ачкычлар тутырылган күтәргесез чемоданын да сөйрәп килде.
 Югары уңыш хакына 
Басуларның уңдырышлылыгын артты-ру өчен чәчкәндә һәр гектарга 1 центнер исәбеннән катлаулы ашлама керткәннәр, соңыннан берәр центнер исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландыралар. Туфрак структурасын яхшырту өчен чәчү әйләнешенә клевер, люцерна кебек үләннәр керткәннәр. Пар җирләренә сидераль культуралар чәчү дә файдага гына.
440 гектар мәйдан биләүче көзге бодай басуын чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы агу-химикатлар белән эшкәртә башлаганнар. Моңа кадәр көннәрнең салкын торуы корткыч бөҗәкләрнең баш күтәрүенә ирек бирмәгән. Бер үк вакытта биологик препаратлар да кулланалар. Анысы басу-ларны чирләрдән саклау өчен. 
Арпа чәчүлекләрен тукландыруга керешкәннәр. Чәчү вакытында катлаулы ашлама кертелгән булса, бу көннәрдә Газинур Ногманов СЗП-3,6 чәчкече белән гекта-рына 1 центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертә. Игеннәр үсешенең һәр фазасында уңай йогынты ясаучы “Росток” препаратын да кулланалар хуҗалыкта. Тамырны, шытымны төрле авырулардан һәм корт-кычлардан саклаучы, орлыкларның тишелешен һәм үсеш тизлеген арттыручы, та-мыр системасын көчәйтүче “Доспех Квадра” фунгицидын да үз иткәннәр. 
Чәчүлек орлык җитештерәләр 
“Авзалов” хуҗалыгы соңгы елларда чәчүлек орлык үстерү буенча специальләшә. Селекционерлардан сатып алган орлыкларны басулардагы “питомник” дип аталучы участокларда үрчетәләр. Суперэлита һәм элита сортлы орлыклар гына үстереп саталар. Нигездә үзебезнең фермерлар ала икән чәчүлек орлыкны.
– Питомникларда бодай һәм арпаның перспектив сортларын үрчетәбез. Һәр гектардан 30 центнердан артыграк уңыш алына. Күләм өчен генә түгел, беренче чиратта сыйфатка эшлибез. Безнең максат – бөртекләрнең масса авырлыгын арттыру, тишелгәндә энергиясенең күп булуына ирешү, – ди Рәшит Нигъмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев