Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кеше хезмәтен хөрмәт итик!

Районда каты көнкүреш калдыклары җыю белән җаваплылыгы чикләнгән “Гринта” җәмгыяте шөгыльләнә. Халыктан каты көнкүреш калдыкларын җыю оештырылган төстә алып барыла. Билгеле бер вакытта машиналар килеп туктый, күпфатирлы яисә шәхси йортларда яшәүчеләр, ашыга-ашыга, чүп пакетларын машина арбасына төйи.

Чүп җыю эше системага салынса да, кайбер проблемалар бар әле. Каты көнкүреш  калдыкларын  урамга  тиешле вакытка чыгарасы урында үзләренә уңайлы вакытта йорт тирәсенә ташлап китүчеләр дә байтак. Бу бигрәк тә урам җыештыручыларны борчый.– 
Машинаның килү вакытын белсәләр дә, чүп пакетларын йорт почмагына өеп куялар. Бу аеруча Авзалов урамында күзгә ташлана. Кооператив урамындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә чүп машинасын көтеп тормыйлар. Без чүп пакетларыннан төшкән түләү квитанцияләре буенча  аларның  хуҗаларын  да  беләбез. Яхшы  гына  урыннарда  эшли  торган кешеләр, югыйсә. 
Әллә гади халык белән бергәләп чүп түгәргә оялалар?! – ди урам җыештыручы Илгиз Шәрифуллин. Әллә нигә бер, өйдә булмау сәбәпле яисә кайтып җитешмәүне сылтау итеп, чүп-чарны пакетларга салып, әйбәтләп баш-башларын төйнәп,чыгарып та куярга буладыр. Ай саен акчасын түләп баргач, чүпне өйдә саклап ятып булмый. Ләкин этмәчеләр, теләсә кая ыргытылган чүп пакетларындагы ризык исен сизеп, аларны туздырып бетерергә дә күп сорамый.
– Җирлегебездә каты көнкүреш калдыкларын ике юнәлештә ике КамАЗ машинасы җыя. Авылларда тагын ике КамАЗ нан чүпне, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбедән кала, һәр көнне билгеләнгән сәгатьтә алып китәләр. Шәхси йортларга машиналар ял көннәрендә  – шимбә  һәм  якшәмбе  килә. Авыл җирлекләрендә чүп җыю машиналары, дүшәмбе һәм сишәмбедән кала, атнаның  биш  көнендә  йөри.  Һәр  йортка, һәр авылга бару графигы төзелгән, шоферлар  билгеләнгән вакыттан  тайпылмаска тиеш, – ди Азнакай шәһәре каты көнкүреш  калдыклары полигонының Мөслим районы буенча мастеры Илфак Рахмаев. 
Райондагы күпфатирлы 60 йорттан, 2700  шәхси  хуҗалыктан  җыелган  каты көнкүреш калдыклары һәр көнне Азнакай полигонына илтеп тапшырыла. Районда 71 торак пункт бар. Аларда халык чүпне нигездә капчыкларга туплап тора. Райондашларыбыз “Гринта” җәмгыятенең эшеннән канәгать. Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләү суммасы фатирда теркәлгән гражданнар саны буенча исәпләнә. Фатирда берәү дә теркәлмәгән икән,  чүп  чыгарган өчен түләү күпфатирлы йорттагы барлык фатир хуҗаларыннан алына. Бүгенге көндә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр аена бер кешегә – 86 сум 34  тиен,  ә  шәхси  йорттагылар  93  сум  66 тиен түли. 
–  Чүпне  машинага  үзебез  алып  чыгабыз.  Әллә  нигә  бер  калдырганым  булды микән?! Яшь бала белән өйдә яткач, һава суларга чыгу өчен бер сәбәп тә була. Чүпләрен алып чыгып куючыларны да аңларга була. Дворниклар бит шуның өчен акча ала, – ди райондашыбыз Рәзилә Хәсәнова.
Райондашларыбыз каты көнкүреш калдыкларын, сортларга аерып, аерым җыю кирәк дигән фикерне дә җиткерә. Бу дөрес тә булыр иде. Кооператив урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында 
пластик шешәләр өчен куелган вольер халык өчен бик уңайлы булды. Бу тәҗрибәне башка йортларда да куллану отышлы булыр иде, ди мөслимлеләр. Үзебез яшәгән мохитне чиста тоту бары тик үзебездән тора. Кеше хезмәтен хөрмәт итсәң генә башкалар да сине ихтирам итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев