21 май 2020 яңалыклары
-
Фитыр сәдакасы
Быел фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләмен Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы 22 мең сум (көмеш буенча) күләмендә билгеләде. Фитыр сәдакасы күләме арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча – 600 сум. Фитыр сәдакасы бодай, арпа, хөрмә, йөзем белән дә, акча белән дә түләнә ала, әмма мохтаҗларның ихтыяҗларыннан чыгып бирү хәерлерәк. Әгәр кеше сәдакасын вакытында бирә алмаса, мөмкинлеге барлыкка килгәч үк, бу гыйбадәтен каза кылырга тиеш.
-
Яшелләндерү эшләре дәвам итә
Районда язгы чорда 1300 юкә, 500ләп каен, 300дән артык нарат, 3500 данә куаклар утыртылган.
-
Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате
Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне республикабыз, татар халкы өчен зур әһәмиятле, истәлекле вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан котлыйм.