Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төбәк тарихына өстәмәләр

1689 елда тәхетнең бердәнбер хуҗасы булып алган Петр патша урыс җирләрен киңәйтү турында хыяллана. Һәм 17 яшьтә генә булуына да карамастан, кичекмәстән уйлаганын тормышка ашырырга да керешә. Шведлар белән сугыш башлана. Ә сугыш бала-чага уены түгел, солдатларны киендерергә, ашатырга-эчертергә кирәк. Дәүләт казнасына каян өстәмә акча табарга? Ул чорда әле казахларга, үзбәкләргә империянең “теше үтмәгән”. Кавказ халкы да, беркемнән курыкмыйча, үз традицияләре, үз көе белән яшәп ята. Кемнән акча сыгарга? Озак баш ватасы юк.

Күсәкнең юан башы мөселман өммәтендәге татар белән башкорт җилкәсенә төшә. Ха­лыкка моңа кадәр күрелмәгән күләмдә салымнар салына. Моңа кадәр бер генә империянең дә башына килмәгән салым­нар уйлап табыла. Аларның саны 72гә (!) җитә. Хәтта адәм әйтеп, адәм ышанмас: кешенең күзләре кара төстә булса – 2 ал­тын, соры булса 8 алтын түләргә тиеш була. Морҗаңнан төтен чыкса да салым түлисе була. Беренче булып Минзәлә өязе баш күтәрә. Сабырлыгы төкәнгән халык А. Жихарев, М. Дохов җитәкчелегендә отряд белән килгән салым җыючыларны тукмап җибәрә.

Патша эмиссары, хәзергечә әйтсәк, вәкаләтле вәкиле А. Сергеев салым түләмичә баш күтәргән кешеләрне тая­клар белән кыйната. Аннары көчләп авыз­ларына аракы койдыра. Исереп егылган муллаларның кулларына шәмнәр ябыш­тырып мыскыл итә. Ахыр чиктә өсләренә дары сибеп ут төртә. Байлар волосте стар­шинасы Дөмәй Ишкәевнең 64 атын, 25 сы­ерын талап ала. Кабих җанга ул гына аз то­ела. Старшинаның хатыны белән кызын Казанга алып китә. Шуннан соң Дөмәй, фикердәшләрен туплап, тирә-яктагы рус авылларына һәм салым җыярга җибәрелгән отрядларга һөҗүм итә башлый.

Патша чиновникларының чамасыз баш­баштаклыгы, явызлыгы аркасында 1704 елда купкан восстание җиде ел дәвам итә. Казан белән Уфа арасында аны дарга асыл­ган Теләкәйнең улы – типтәр аймаклары старшинасы Күчем батыр җитәкли. (Кай­бер чыганакларда Кусюм дип язылса да, тарихта Алдар-Кучум восстаниесе буларак теркәлгән). Тарихи романнар авторы Ва­хит Имамов, рәссам И. Шишкинның бабасы көндәлекләренә таянып, Күчем батыр – Ка­зан ханнары Гәрәйләр нәселеннән, дип яза. Ык елгасы буендагы Тамьян авылы болын­нарында аның меңнән артык атлары утлап йөрүен бәян итә.

Уфа тирәсендә баш күтәргән халыкны башкорт тарханы Алдар Исәкәев җитәкли. (Аның турында да кайбер чыганакларда Исәнгилдин дип язылган).

Татарлар белән башкортлар берләшкәч, баш күтәрүчеләрнең саны ун меңгә якын­лаша. Уфа янындагы Йөрәктау янында алар П. Хохловның 1300 солдаттан торган, пуш­калар белән көчәйтелгәп полкын тар-мар итә. 1300 солдатның өч йөзгә якыны гына чолганыштан исән чыга. Полковник үзе дә көчкә-көчкә генә исән кала. Хохловка ярдәмгә килгән Сидор Аристов һәм Иван Рыцарьның драгун полкларына да җиңелү ачысын татырга туры килә. Восстаниегә Әстерхан татарлары да кушыла.

Алдар-Күчем восстаниесенең географи­ясе тагын да киңрәк, тагын да колачлырак­ка әйләнә. Куәте тагын да дәһшәтлерәккә әверелә. Күчем батырның Урал, Урал аръ­ягындагы җиңүләре турында да җәелеп язарга мөмкин булыр иде. Ханлыкны тор­гызу максатында ихтилалчылар хәтта Ка­занга кырык чакрымдагы Саурыш, Балтач авылына кадәр барып җитүләре, штабла­рын да шунда урнаштырулары турында әйтү белән чикләнәбез. Казан янындагы Саурыш авылына барып кергәндә Күчем ба­тыр кул астында дүрт мең яугир исәпләнә. Аңа үзенең дүрт меңгә якын гаскәре белән Алдар тархан да килеп кушыла.

Ул вакытта баш күтәрүчеләрне басты­рырга җибәрелгән Сидор Аристовның полкы Минзәләгә кереп бикләнгән. Аристовларның икенчесе үзенең полкын Уфада ташлап качкан. Сергеев полкы Кама аръягындагы Каракул авылында камалыш­та ята. Шереметьев полкы – Мамадышта, Мамонов – Баландышта, Есипов Алабугада бикләнеп яталар. Хохлов, Уфа янында тар- мар ителгәннән соң, Табын крепостена ке­реп качкан. Аны коткарырга килгән Ры­дарь полкының калдыклары кайда икәнен дә белүче юк. Казан гарнизонында бар бул­ган хәрби көч – бер полк солдат! Ихтилалчы­ларга тәвәккәллек күрсәтеп, Казанга кискен рәвештә бер ыргыласы гына кала!

Казан вилаятендәге хәтәр хәлләр им­перия җитәкчеләрен хафага сала. Алар­ны шведлар турында “онытып” торыр­га мәҗбүр итә. 1707нче елның 30-31 декабрендә инде азау ярган Петр патша, экстрен рәвештә министрларын җыеп, шәхсән үзе киңәшмә үткәрә. Ике көн дәвам иткән бу киңәшмәдә фәкать бер генә мәсьәлә карала: ничек итеп бу восстани­ене бастырырга? Ахыр чиктә биш полк гаскәр белән Казанга патша эмиссары (хәзергечә әйтсәк, президентның вәкаләтле вәкиле) итеп яуларда сыналган, бригадир званиесендәге Петр Хованский җибәрелә. Ул беренче чиратта крестьяннарның ни өчен баш күтәрүләренең сәбәбен ачыклар­га тотына. Полковниклар Сергеев, Аристов­ны да, Казан коменданты генерал Никита Кудрявцевны да утлы табага бастыра. Во­лость старшиналарының зарларына да ко­лак сала. Һәм ... падишаһ исеме белән кре­стьяннарны Кудрявцев, Сергеев уйлап чы­гарган өстәмә салымнардан азат итә.

– Сезнең кул астындагы волостьлар элеккеге күләмдә генә ясак түләячәк, – дип белдерә.

Әгәр баш күтәрүчеләр үзләре баш иеп килсәләр, җәзаламаска сүз бирә. Старшиналарның үтенечен канәгатьләндереп, әсир төшкән, аманат­ка (заложникка) алынган крестьяннарны иреккә чыгара. Империя җитәкчеләренең бу “яхшылыгы” мөселман халкын яраткан­нан түгел, бер яктан “прәннек сәясәте” бул­са, икенчедән, Кандратий Булавин атлы казакның, кул астына дистә меңгә якын җайдак туплап, Донның башкаласы Чер­касск шәһәренә һөҗүмгә әзерләнүе турын­да хәбәр алына. Петр патша фетнәне басты­рырга утыз меңнән артык солдат җибәрә. Бу галәмәт зур армиянең башлыгы итеп князь Василий Долгорукийны билгели. Сәләтле хәрби җитәкче булса, бу кадәр зур армия белән йолкыш казакларны гына түгел, көн-төн сугыш һөнәренә өйрәнгән чит ил гаскәрен дә җиңәргә мөмкин булгандыр. Әмма Булавин фетнәчеләре (ач кешенең ачуы яман) Долгорукий солдатларын да, Дон атаманының бай казаклар гаскәрен дә пы­ран-заран китерә.

Әйткәнебезчә, Саурыш, Балтач авылла­рында тупланган ихтилалчыларга, бер йо­дрык булып, Казанга ыргыласы гына кала... Исәбенә керсәләр, һичшиксез, максатла­рына ирешкән дә булырлар иде. Әмма... Хәлиткеч һәм кискен адым ясыйсы урын­да Алдар тарханның Күчем батыр белән киңәшләшмичә генә Казан тәхетенә кара­калпак ханының улын алып килүе арка­сында, аяныч ки, батырларның юллары аерыла. Таркалуның бер сәбәбе Алдар тар­хан белән Күчем батырның тумаган тай­ны бүлешә алмаулары булса, патша эмис­сары П. Хованскийның яхшатлануы да баш күтәрүче старшиналарның байтагын­да икеләнү тудыра. Алар, көрәштәшләрен алып, авылларына кайтып китә.

Әмма ничек кенә булмасын, Күчем ба­тыр (ул үз дәрәҗәсен белеп, һәрчак ак атка атланып йөри торган була) дини һәм мил­ли азатлык хәрәкәтенең юлбашчысы булып тарихка кереп кала.

(Дәвамы бар).

Фәтхулла Абдуллин,

язучы.

Түбән Кама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев