Бакчаны кышка әзерләү
Теплицаны яхшылап җыештырасың. Бер генә яфрак та, үсемлек калдыгы да калмасын, чөнки аларда авырулар, бөҗәкләрнең личинкалары яшеренеп калырга мөмкин. Җирне яхшылап тырмап, сидератлар чәчеп, су сибәргә кирәк. Язын яшелчәләр утыртканчы, күкерт шашкасын яндырырга кирәк. Ул бөтен бөҗәкләрне, аларның личинкаларын юк итә, күгәрек авыруларыннан чистарта