Укытучы тутыра торган документлар исемлеге кыскара
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучы тутырырга тиешле документлар исемлеген минимумга кадәр киметте. Бу педагогларга бюрократик йөкләнешне максималь киметергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.