Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Андыз (Девясил высокий)

Бу үсемлек халык медицинасында күптәннән билгеле.

 

Халыкта бу үсемлекнең хайван үләте, аю колагы, девятисил, кыргый көнбагыш, болын оманы исемнәре дә очрый. Русча «девясил» исеме аның тугыз төрле авыруны дәвалый алу сәләтеннән килеп чыккан.

Әбугалисина аның тамыр һәм яфракларыннан эшләнгән дарулы бәйләүләрне буыннар сызлаганда кулланырга тәкъдим итә. Аның фи­кере буенча, андыз тамыры бал белән бергә «күкрәкне чистарта», какырык чыгарта.

 

Биек андыз— 1,5 м га җитә торган, туры утыручан тармаклы  күпьеллык үлән үсемлек. Әрекмән яфракларын хәтерләтүче озынча-түгәрәк аскы яфраклары да юан сабаклары шикелле. Бимешләре — призма формасындагы көрән орлыкчалар,  үзләре шома, 3—5 мм озынлыкта, орлыкчадан 2—3 тапкыр озынрак бүрекле.

Июльдән башлап сентябрьгә кадәр чәчәк ата; җимешләре августта — октябрьдә өлгерә.   Орлыкларында 22,3% ка кадәр антисептик үзлекле эфир мае да була.

Рәсми медицинада андыз тамырының дару формаларын

сулыш алу юлларының хроник авырулары (бронхит, трахеит;

вакытында,  шулай ук грипптан да кулланалар. Алар ялкынсынуга каршы һәм үт кудыргыч тәэсир итә, ашказаны-эчәк авырулары вакытында аш кайнатуны көйли.

Какырып чыгаручы һәм ялкынсынуга каршы чара буларак, андызның тамырча һәм тамыр кайнатмалары аеруча киң кул­ланыла. Аны өйдә дә әзерләргә була. Моның өчен 1 аш ка­шыгы туралган коры чималны эмаль савытта бер стакан кай­нап торган су белән кушалар, капкачын ябалар һәм 30 минут, еш кына болгата-болгата, сулы җылыткычта кайнап торган суда җылыталар. Шуннан соң бүлмә температурасында 10 минут суыталар һәм фильтрлыйлар. Аннары кайнатманың күләмен 200 мл га кадәр җиткерәләр, 2 тәүлек чамасы салкынча урында саклыйлар.

Кайнатманы җылы килеш, көнгә 2—3 тапкыр, ашарга 1 сә­гать кала, яртышар стакан эчәләр.

Андызның орлык продуктлылыгы югары — бер үсемлек

оченче елында 3360—4650 данә орлык бирә. Шуңа күрә чичүлек материал алу өчен 1—2 үсемлек калдырырга, ә кал­ганнарын чималга файдаланырга мөмкин.

Тамыр һәм тамырчаларны көз көне, җимеш бирү башлан­ганга кадәр һәм кыраулар килеп җиткәнче җыярга кирәк. Казып алынган тамырларны балчыктан һәм сабакларыннан чис­тарталар, юалар һәм күп дигәндә 2 см калынлыкта буй-буй кисәкләргә яралар. Шуннан соң аларны 2—3 көн һавада шиңдерәләр һәм чормаларда калай түбә астында киптерәләр. 40° температурада киптергечләрдә да киптерергә ярый. Тамырларны коры, яхшы җилләтелә торган бүлмәдә 2 ел буе сакларга мөмкин.

Фото - freepic.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев