14 декабрь 2018 яңалыклары
-
Могҗизалы уен
Районның иҗтимагый советы үзәк китапханә һәм социаль яклау бүлеге белән берлектә әзерлгән иде уенны. Иртәнге якта ул зурлар арасында узды. Башкаларыннан аермалы буларак, бу юлы уенда катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алдылар. Яңа ел бәйрәме белән бәйле сорауларга дөрес җавап бирүчеләр арасыннан 9 кеше төп уенга кертелде
-
Гимназиягә – 15 яшь!
15 ел... Тарих күзлегеннән караганда, бу әллә ни күп вакыт та түгел кебек. Ләкин гимназиялеләр өчен ул тулы бер гомергә тиң. Мәктәпне ачу тантанасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашкан иде. Ул елны 1 нче класска 50 бала укырга керде.
-
Мөслимдә белдерү такталары куеп чыктылар
Алар район мәдәният йорты каршында, коры сөт заводы, күпфункцияле үзәк, үзәк хастаханә, “Чишмә” кибете, укытучылар йорты биналары тирәләренә урнаштырылды.
-
Бүләк ияләре
Бүләк откан райондашларыбыз белән таныштырабыз.
-
15 декабрь көненә һава торышы
Төнлә һәм көндез минималь температура -5,- 10 градус.аязган вакытта -14 градус тәшкил итәчәк.
-
Күренеп тор!
Конкурсантлар 7 төрле сынау үттеләр. Алар төп темасы киемнәрдә яктырткыч элементлар куллану булган бәйгедә иҗади биремнәрне фантазияләрен эшкә җигеп әзерләгәннәр.
-
Картаерга ашыкмый
... Марсель абый белән мәктәпләрдә, культура учакларында, сабантуйларда булганда, мине бер нәрсә сокландыра. Кем дә булса – ир-атмы, хатын-кызмы – “Марсель абый!” дип дәшә дә, аны кочаклап ала. Әллә нинди титуллары булган, шактый зур яшьтәге чал чәчле мәһабәт кешене шунда, арадан чыгып, берәүнең әвәләргә тотынуы гади солдатның маршалны кочаклавы кебегрәк тоела миңа.
-
Бәла – аяк астында
2018 ел дәвамында район үзәк хастаханәсендә бәрелү, сеңер тартылу, таю, сыну очрагы белән 412 мөрәҗәгать теркәлде. Пациентларның күбесе үзебездә дәваланды, катлаулы очракларда Яр Чаллы шәһәрендәге ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылды.
-
Светофор – гирлянда түгел!
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санының елдан-ел артуын билгеләп үтә. Узган ел район юлларында булган аварияләрдә 26 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды, 3 кеше үлде.
-
Энтузиастлар
Садыйковлар, 2018 ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы гаилә фермасы” республика конкурсында җиңү яулап, дипломга һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды.
-
“Иң яхшы ДАИ экипажы” республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды
Полиция майоры Руслан Бикмурзин һәм Феликс Мәгъданов акчалата премиягә лаек булдылар.
-
Юлларда иминлек өчен
Карлы, буранлы көннәрдә ике машина юлга чыкса, җитешмәгән очракларда тагы ике өстәмә машина әзерлек сызыгында тора. Машиналар иң элек мәктәп маршрутларына керүче юлларны чистарта.