Энтузиастлар
Садыйковлар, 2018 ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы гаилә фермасы” республика конкурсында җиңү яулап, дипломга һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды.
Өченче ел, капка төбенә үк алып килеп, мулардлар тәкъдим иттеләр. Башка кошчылар кебек “товарларын” үлеп-бетеп мактамадылар да, алырга артык кыстамадылар да. Фәкать мулардларны ашату-тәрбияләү үзенчәлеген аңлаттылар. Моңынчы күргән булмаса да, ят кошлары түгел, аны сатучы ирле-хатынлы мөлаем пар үзенә җәлеп итте. Ипле һәм культуралы сөйләмнәренә, интеллигент кыяфәтләренә карап, авылныкылар түгел болар дигән фикер үтте баштан.
– Кай яклардан килдегез?
– Симәктән.
– Алдашасыз, шәһәрнекеләр сез. Алып сатарлардыр әле...
Ул вакытта төпченүем шуннан артмады. Газетага кошчылык белән шөгыльләнүче Садыйковлар турында язма әзерләргә алынгач, теге вакытта мулард сатучыларны танып алдым. Хактан да Симәк авылында яшиләр, хактан да шәһәрдән кайтканнар икән. Гаилә башлыгы Газинур, Кама политехника институтын тәмамлап, “Челныгорстрой” компаниясендә инженер булып эшләгән. Рәмилә балалар диагностика үзәгендә шәфкать туташы булган. Газинурның әнисе авырып киткәч, 1995 елда өзә алар Яр Чаллы белән араны. Кайту белән мал-туар ишәйтеп җибәрәләр. Ихаталарында савым сыерлары саны дүрткә җитә, дистәләгән үгез, тана асрыйлар, дуңгыз үрчетәләр. Ә инде авыл җирендә үзмәшгульлек хәрәкәте җәелә башлагач, 2015 елда кошчылык белән шөгыльләнергә дигән нияткә киләләр. Килүен киләләр дә торак каян алырга? Ул вакытта “Вамин” җәмгыяте карамагында булган терлек торагыннан башка берни юк. Анысын да торак дисәң хәтерең калыр: малларын Елгабашка күчергәннән соң, тәмам таралып, таланып беткән. Ишек-тәрәзәләр, тимер конструкцияләр калмаган. Ул гынамы?
– Авыл халкы техника белән торакның эченә үк тирес түккән. “Подсобка” дип йөртелгән өч бүлмәне, тирес белән тутырганнан соң, ишекләренә аркылы такта кадаклап куйган булганнар. Ел ярым тазарттык торакны! – ди гаилә фермасы башлыгы Рәмилә Садыйкова.
2017 елда, сезон бетәр алдыннан гына бройлер, каз һәм мулард бәбкәләре алып кайтып, барлыгы 10 мең баш кош-корт үстереп сатканнар. Быел 440 центнер (узган елгыдан 50 центнерга артыграк) кош ите реализацияләгәннәр. җиткән.
Булганнан бар да була, диләр. Садыйковлар, әти-әниләренең пай җирләрен үзләренә рәсмиләштереп, 9 гектарда өч ел рәттән кәбестә дә үстергән әле.
– Элиталы орлыклар гына чәчеп үстергән кәбестәләрне көзге ярминкәләрдә дә саттык, ашханәләргә дә тапшырдык. Ул җирләрне хәзер, костер үләне чәчеп, печәнлек иттек. Чаптырып, рулонлатабыз да, халыкка сатабыз. Быел җитми дә калды әле, – ди гаилә башлыгы Газинур.
Садыйковлар, 2018 ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы гаилә фермасы” республика конкурсында җиңү яулап, дипломга һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды.
Әлегә эшләп тапкан акчаларын шәхси бизнеслары “ашап бара”. Эш башлаганда хөкүмәттән бернинди дә ярдәм ала алмаган фермерлар. Ник дисәң, күпләп терлек асраганда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче 58 мең сум субсидия алган булганнар икән. “Бер тапкыр хөкүмәт ярдәменнән файдалангансыз инде”, – дигәннәр. Терлекчелек белән шөгыльләнүче гаилә фермаларын үстерү өчен бирелүче грант алырга өметләнә Садыйковлар. Моның өчен бер генә шарт үтәлми – күпме чыгым түгеп, сафка бастырган тораклары үзләренә рәсмиләштерелмәгән. Ходай кушып, грант алган очракта, кошларга электр эчергечләре һәм шундый ук улаклар алырга уйлыйлар. Торак түбәсеннән су үтә башлаган, аны алыштыру өчен дә кимендә 3-4 млн сум акча кирәк икән. Грант отып, бизнесларын тагын да киңәйтә калсалар, Садыйковларның нефтьче һөнәрен алган кияүләре һәм экономист белгечлеге булган ике кызы да авылга кайтырга уйлый. Исәпләре – йөкне әти-әниләре белән бергәләп тарту. Ул вакытта инде гаилә фермасында эш, сезонлы гына булмыйча, ел әйләнәсе барачак. Бар да уң булып, уй-ниятләре чынга ашсын. Чөнки авылның киләчәге – Садыйковлар кебек эштән һәм авырлыклардан курыкмаучы энтузиастлар кулында.
Әлфинур Ногманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев