Картаерга ашыкмый
... Марсель абый белән мәктәпләрдә, культура учакларында, сабантуйларда булганда, мине бер нәрсә сокландыра. Кем дә булса – ир-атмы, хатын-кызмы – “Марсель абый!” дип дәшә дә, аны кочаклап ала. Әллә нинди титуллары булган, шактый зур яшьтәге чал чәчле мәһабәт кешене шунда, арадан чыгып, берәүнең әвәләргә тотынуы гади солдатның маршалны кочаклавы кебегрәк тоела миңа.
Аны көр тавыш белән сәламләвеннән, берәр җор сүз ыргытуыннан, рәхәтләнеп көлеп җибәрүеннән башка күз алдына китереп булмый. Галимне белмәүчеләр беренче күрүдә, бәлкем, нинди гамьсез, рәхәт яши торган кешеләр бар дип, көнләшеп тә куядыр. Ә бит илебезнең әле бу, әле теге почмагындагы архивларында, китапханәләрендә, борынгы кулъязмалар сакланучы фән сарайларында Марсель Бакировның фани дөньядан аерылып утырган көннәрен, елларын санасаң, кем генә аның белән тиңләшер иде икән? Академик Әбрар Кәримуллин бервакыт аңа шаяртып: “Марсель, син бу университет китапханәсендә әллә гел кунып кына ятасыңмы соң?” – дияргә мәҗбүр була. Яшь галим филология фәнендәге иң аз өйрәнелгән өлкәгә – борынгы төрки поэзиянең яралуы, аның татарлар һәм башка төрки халыклар сүз сәнгатенә йогынтысын өйрәнүгә дәртләнеп тотына. Дәртләнеп диюем юкка түгел. Психологлар ике генә фундаменталь уңай эмоция бар диләр: берсе – кызыксыну, икенчесе – шатлык. Ташып торган шушы ике сыйфат яшь галимне яңа эраның бишенче гасырыннан ук һун бабаларыбызның матди һәм рухи яшәешен өйрәнүгә этәрә. Чал тарихның сәхифәләрен М. Бакиров бер катламнан икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә төшеп актара, өйрәнгән саен кызыклырак ачышлар ясый. Шуның нәтиҗәләре буенча диссертацияләр язып, ул филология фәннәре кандидаты, докторы исемнәренә лаек булды, 450 дән артык фәнни хезмәт, күп кенә китаплар, монографияләр, дәреслекләр бастырды, мактаулы исемнәр алды. Үзенең юбилеен галим әле яңа гына Татарстан китап нәшрияты дөньяга чыгарган зур китабы белән каршылый. Бу җитди хезмәтендә Марсель Бакиров яңа ачыш ясый: борынгы бабаларыбыз дип йөртелгән һуннарга кадәр әле тагын башка төрки кабиләләр, халыклар да булган икән. Алар яңа эрага кадәр берничә мең еллар элек Якын Көнчыгышта һәм Алгы Азиядә гомер сөргән. Моны галим аларның телен, тарихын һәм этнокультурасын өйрәнеп, саллы дәлилләр белән раслый.
Минем Марсель абыйларның өч бүлмәле зур булмаган фатирларында күп мәртәбәләр булганым бар. Аның гомере буе эзләнеп җыйган материаллары зур-зур папкаларда стена буйлап тезелгән киштәләрдә дөньяга чыгаруны сорап чират көтәләр.
– Биредә беркемдә булмаган табышларым, – ди Марсель абый җитдиләнеп. – Өлгерә алганча чыгарып барам. Әле дәрт-дәрманым бар, зиһенем эшли. Шахталарда күмер чапкандай, гасыр тузаннарын йота-йота туплаган бу мирасның халкыбызга тизрәк килеп җитүен без бөтен күңелебез белән телибез.
Аның тагын бер сыйфатын әйтмичә кала алмыйм. Ул – Мөслимгә, аның халкына булган кайнар мәхәббәт Мөслим һавасы белән бергә ул андагы кешеләрнең тормышындагы яңалыкларны да җанына сеңдерергә тырыша. Үзе яшәгән Эт тыкрыгыннан (Пушкин урамының Ык ярыннан Кооператив урамына кадәрге өлеше халык телендә шулай атала) төшеп Ык буйларында барган үзгәрешләрне күргән саен ул шатланып туймый. Кайчакларда тынып, уйчанланып та кала. Күрәсең, шушы тыкрыкта ятимлектә һәм фәкыйрьлектә үткән балачагы аның колагына ниләрдер пышылдый...
... Марсель абый белән мәктәпләрдә, культура учакларында, сабантуйларда булганда, мине бер нәрсә сокландыра. Кем дә булса – ир-атмы, хатын-кызмы – “Марсель абый!” дип дәшә дә, аны кочаклап ала. Әллә нинди титуллары булган, шактый зур яшьтәге чал чәчле мәһабәт кешене шунда, арадан чыгып, берәүнең әвәләргә тотынуы гади солдатның маршалны кочаклавы кебегрәк тоела миңа. Ә ул берәү дигәнең кайчандыр университетта Марсель абый укыткан студент булып чыга. Мин аларның көлешә-көлешә шул елларның сәхифәләрен уртаклашуларын сокланып күзәтәм. Мин зур галимнең тыйнаклыгына, үзен әңгәмәдәшеннән әз генә дә югары куймыйча сөйләшүенә сокланам.
Марсель абыйны нинди генә хәлдә күзәтсәм дә, бер инануым көчәя генә бара: юк, Мөслимебезнең 85 яшьлек улы әле картаерга ашыкмый. Ул көн саен киеренке иҗади хезмәттә. Аңа озын гомер, үткен зиһен бирсен, үзенең зур эшләрен төгәлләргә язсын иде.
Фоат Садриев,
Татарстанның Халык язучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев