11 июнь 2021 яңалыклары
-
Ислам сәхифәсе. Канәгатьсезлек
Кешелек дөньясы диннән ерагайган саен җәмгыятебездә тискәре сыйфатлар артканнан-арта бара. Аллаһы Тәгалә мул, чиста итеп биргән суларның балы бетә, корсаклар тулы булса да, ризыкның бәрәкәте кими.
-
Сезнең ярдәм кирәк!
3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия татар авыллары сабантуе уза. Шул уңайдан бәйрәмне оештыру комитеты райондашларыбызга мөрәҗәгать итә
-
Кыяр үстерәбезме?
Уңышны тигез алу өчен сезон дәвамында кыярны 2-3 срокта май ахырыннан июнь урталарына кадәр чәчәргә кирәк. Кыярның тамырлары өстә генә урнаша, шуңа күрә яхшы уңыш алу өчен аны чәчәсе урынга тирес кертү, еш су сибү, өстәмә тукландыру һәм туфракны сай гына йомшарту мәҗбүри.
-
12 июнь көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
«Агроволга»халыкара агросәнәгать күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында кунаклар нәрсә кызыклы беләчәк?
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1 июльдән 3 июльгә кадәр Лаеш районында Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылачак.
-
Суд залыннан. Кайда абынасыңны белсәң...
Рафаэль белән Гөлгенәнең тормышлары башкаларныкыннан әллә ни аерылмады кебек – уртак ярату белән корылган гаилә, көтеп алган беренче нарасыйлары, көндәлек мәшәкатьләр. Менә шул мәшәкатьләрне генә бергәләп җиңәргә өйрәнәселәре килмәде аларның.
-
Сабантуй мөбарәк булсын!
Сабантуй ул – татарларны бергә туплаучы, дусларны, туганнарны җыючы милли бәйрәм. Мөслим районы аны хезмәт уңышлары белән каршылый.
-
Су яшелчәләр өчен бик мөһим
Дым җитмәү турында чөгендер сабагы шәмәхә төсен күрсәтеп әйтә, кәбестә балавыз өеме белән каплана, ә кыяр, помидор һәм кишер яфраклары караңгы төскә керә.
-
Көрәшсез булмый!
Илнар Салихов – Ташлыяр авылы егете. Бишенче сыйныфта укыганда егет татарча көрәш белән ныклап кызыксына башлый. Моңа укытучы абыйсы да сәбәп булгандыр. Ул елларда Ташлыяр мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыткан Илшат Яббаров көрәш түгәрәген дә җитәкли. Түгәрәктә 20ләп егет шөгыльләнә.
-
Бәхетле нигездән күмер генә калды...
31 майга каршы төндә Сал. Мухан авылында гомер итүче Рәмзия һәм Ринат Габдрахмановлар йортына ут каба. Ике сәгать эчендә өй тулысынча янып бетә.
-
Хуҗалыклар – яшел уракта
Хуҗалыкларда бүген тулы куәтенә терлек азыгы әзерләү бара. “Август-Мөслим” агрофирмасы сенаж салуны тәмамлады.