Көрәшсез булмый!
Илнар Салихов – Ташлыяр авылы егете. Бишенче сыйныфта укыганда егет татарча көрәш белән ныклап кызыксына башлый. Моңа укытучы абыйсы да сәбәп булгандыр. Ул елларда Ташлыяр мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыткан Илшат Яббаров көрәш түгәрәген дә җитәкли. Түгәрәктә 20ләп егет шөгыльләнә.
– Беренче җиңүләр, беренче җиңелүләр беркайчан да онытылмый. Илнар татарча көрәш белән шөгыльләнүче өметле укучыларымның берсе иде. Беренче ярты елда ярышларда урыннар алмаса да, төшенкелеккә бирелмәде. Тагын да үҗәтләнебрәк шөгыльләнә, үзе өстендә ныклап эшли башлады, – дип искә ала район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. – Актанышта ТР Президенты кубогына узган ярышлар истә калган. Илнар шунда: “Җиңсәм дә, җиңмәсәм дә, көрәшне ташламыйм”, – дигән иде.
Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыган егет спорт ярышларында да сынатмый. Милли көрәшне ярату нәселдән дә киләдер. Мәрхүм туганнары Илгиз Гыйзетдиновның, Илдар Шәймиевнең районда танылган көрәшчеләр булуын беркем дә инкарь итмәс.
– Илнар улым көрәш белән шөгыльләнә башлагач, баштагы мәлләрдә “максаты бар, вакытын теләсә ничек уздырмас” дип сөендем. Михайловка урта мәктәбенә йөреп укыды ул. Аннан кайту белән дәресләрен караштыра да, узгынчы машинага утырып, Мөслимгә – тренировкага китә иде. Соңрак, көрәштә җәрәхәтләр ала башлагач, көрәшне ташлавын сорадым. “Әни, синең, шоколад күргәч, ашыйсың киләме? Минем дә шулай нык көрәшәсе килә!” – дип җавап бирде, – ди әнисе Альбина апа. – Улымның Сабантуйлардан, ярышлардан бүләксез кайтканы юк. Өйдәге электр җиһазларының барысы да – улым көрәшеп алган бүләкләр.
Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллының автомеханиклар әзерләүче көллиятендә укуын дәвам итә Илнар. Хәрби хезмәткә китәр алдыннан, Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссариаты юлламасы белән Сарман политехника техникумында эретеп ябыштыручы, машина йөртүче һөнәрләрен үзләштерә. Хәрби бурычын Оренбург өлкәсенең стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә уза. Армиядән кайткач, район эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Башта бүлекнең вакытлыча тоту изоляторында – постовой, аннары кинолог булып эшли. Бүген ул оператив дежур ярдәмчесе булып хезмәт итә.
– Беренче откан бүләгем картина иде. Аны әни һаман да кадерләп саклый. 6 сыйныфта укыганда Түбән Табын мәктәбендә татарча көрәш буенча ярышлар узды. Шул бәйгедән бүләк белән кайтуыма сөенгәнем әле дә истә. Татарча көрәш белән шөгыльләнү миңа гел ярдәм итте. Армиягә дә физик яктан әзерлекле булып киттем, – ди Илнар.
Мөслим Сабантуенда яшьләр арасында узган көрәштә имгәнү ала Илнар. Көндәшен күтәреп ата да, келәмгә җайсыз төшеп, кулын сындыра. Бәйгедә беренче урын ала Илнар, ләкин абсолют батыр булу өчен көрәшә алмый.
– Сынган кул белән хәлиткеч ярышка чыга алмадым. Тик мин беркайчан да бернәрсәгә дә үкенмим. Татарча көрәшне җаным-тәнем белән яратам. Ул минем өчен – яшәү рәвеше, тормышта стимул булып тора, – ди Илнар.
Тормыш иптәше Фәридә дә – район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре. Биш яшьлек уллары һәм 1 яшьлек кызлары үсә. Искәндәр дә әтисе кебек көрәшкә тартыла. Илнар улын беренче көрәш алымнарына өйрәтә, аның шөгыльләнүен күзәтергә ярата.
Тойгелде авыл җирлегендә узган Сабантуйларда җиңүче булып калырга гадәтләнгән егет быел да сынатмас!
Лилия Шәймиева.
Фото – Илнар Салиховның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев