Реклама
Яңалыклар
Хуҗалыклар – яшел уракта
Хуҗалыкларда бүген тулы куәтенә терлек азыгы әзерләү бара. “Август-Мөслим” агрофирмасы сенаж салуны тәмамлады.
Терлек азыгы хәзерләү кампаниясенә хуҗалыклар зур әзерлек белән килә. Азык әзерләүдә катнашачак техниканың төзеклеге махсус комиссия тарафыннан тикшерелә. Техника гынамы, механизаторларның эш киемнәре, аптечкалар белән тәэмин ителүе, хезмәтне саклау мәсьәләләре дә энә күзеннән үткәрелә.
Күпьеллык үлән чабуга хуҗалыклар 27 майда керешкән иде. Үләннең беренче катын чабу 15 июньгә төгәлләнергә тиеш. Бүгенге көндә 2900 гектар мәйданда үлән чабып алынган. Район буенча 2500 тонна сенаж һәм 1200 тонна печән әзерләнгән. Бу – бер баш шартлы терлеккә 4 центнер азык берәмлеге дигән сүз.
– “Туган як” агрофирмасы берьеллык һәм күпьеллык үләннән сенаж сала. Калган хуҗалыкларның барысында да печән әзерләү бара, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. – Һава торышы терлек азыгы әзерләү өчен кулай. Көннәр артык кызуга китсә, азыкның сыйфаты югала. Чабылган клевер, люцерна кибә һәм туклыклы матдәләре кими, – ди Ренат Вәлиев.
Белгечләр яшел массаның күләме узган ел белән чагыштырганда әзрәк, дип билгеләп үтте. Вегетатив массаның азрак булуы май аенда көннәрнең артык кызу булуы һәм яңгырлар булмау белән аңлатыла. Хуҗалыклар, яңгырлар булып, үләннең икенче катыннан күбрәк азык әзерләргә өметләнә.
– Явымлы елларда вегетатив масса сусыл була. Мисал өчен, үткән ел күпьеллык үләннең гектарыннан 80 центнер яшел масса чабып алынды. Быел ул якынча 45-50 центнер булыр, дип уйлыйбыз. 450 гектар мәйданда – күпьеллык һәм 90 гектарда берьеллык үлән үсә, – ди “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Илнур Әюпов. – Агрофирманың 22 мең тонна сыйдырышлы сенаж базы бар. Узган елгы сенаж запасы да әле бер елга җитәрлек. Быелгы үләннән 1000 баш терлеккә артыгы белән җитәрлек азык әзерлибез.
Азык әзерләү белән беррәттән басу-кырларда корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы көрәш бара. Игеннәрне тамырдан һәм яфрактан тукландыру эшләре дә дәвам итә. Күптән көтелгән яңгырлар Мөслим, Метрәй һәм Яңа Усы авылларында гына яуган. Яңгырның булмавы, вакытында яумавы булачак уңыш өчен борчылу тудыра.
Халык телендә терлек азыгы әзерләүне “яшел урак” дип йөртәләр. Башкача мөмкин дә түгел, терлекләрне исән-имин кышлатыр өчен азык вакытында һәм җитәрлек күләмдә әзерләнергә тиеш.
Лилия Шәймиева.
Әлфинур Ногманова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев