Реклама
Яңалыклар
Сабантуй мөбарәк булсын!
Сабантуй ул – татарларны бергә туплаучы, дусларны, туганнарны җыючы милли бәйрәм. Мөслим районы аны хезмәт уңышлары белән каршылый.
Бу атнада авылларда халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар уза. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән бәйрәмгә әзерлек турында сөйләштек.
– Сабантуйны элек- электән язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәргәннәр. Сөйләшүебезне дә авыл хуҗалыгыннан башлыйк әле, Рамил Хәмзович: игеннәр торышына нинди бәя бирәсез?
– Районда 100 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның 83 мең гектары – сөрүлек җирләре. Быел 35 мең гектарда – бөртекле, 15 мең гектарда техник культуралар чәчелде. Язгы чәчүне, элиталы орлыклар кулланып, күп итеп ашлама кертеп, башкардык. Тырыш хезмәтләре өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә зур рәхмәтемне җиткерәм. Быел зур уңыш алырга өметләнгән идек, тик, кызганыч, яңгырлар булмау сәбәпле без көткән нәтиҗә булмаячак.
– Аномаль һава торышы терлек азыгы әзерләүдә дә кыенлыклар тудыргандыр?
– Әйе, узган ел белән чагыштырганда, азык культураларының уңышы бермә-бер, урыны белән ике- өч тапкыр кимрәк. Бүген 400 мең тоннадан артык печән әзерләнде, сенаж әзерләү бара. Тик яңгырлар булмау терлек азыгының да күләмен киметә. Шуңа күпьеллык үлән басуларын өстәмә тукландыра башладык. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, яңгырлар тәэсире белән үләннең икенче катыннан җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләргә өметләнәбез.
– Рамил Хәмзович, терлекчелектә эшләр торышы ничек? Мөслимдә ит җитештерүнең нигезен тәшкил иткән кошчылыкка да тукталсагыз иде.
– Узган ел “Август” компаниясе зур проект башлады: Үрәзмәттә, зур инвестицияләр кертеп, роботлаштырылган терлекчелек комплексы төзелә. Комплексның 1200 башка исәпләнгән беренче чираты сафка басты инде. 50шәр литр сөт бирүче токымлы маллар кайтарылды. Моннан тыш терлекчелек белән шөгыльләнүче гаилә фермалары, шәхси хуҗалыклар да бар. Узган ел белән чагыштырганда, терлекчелектә 6-7 процент үсеш белән барабыз. Кошчылыкка килгәндә, бу юнәлештә 35 мәйданчык эшли. Кошчы фермерлар ярты ел эчендә 1,5 млн чамасы кош-корт үстереп сатты. Үсеш – 12 процент. Кошчылыкка яңа фермерлар килүе дә сөендерә. Рафаэль Гыймаев, Михайловкада җимерек фермаларга реконструкция ясап, зур комплекс булдырды. Киләчәктә ул сугым цехы да ясарга планлаштыра. Кош- кортны эшкәртеп, әзер продукция итеп сатуга чыгару күздә тотыла. Киләчәктә башка кошчы фермерлар да, үзләре үстергән кош-кортны шушы цех аша үткәреп, продукция итеп сатсалар, бу җирлек өчен тагын бер үсеш булачак.
– Быел Мөслимдә Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе узачак. Районның Сабантуйга, кунак каршы алырга әзерлеген ничек бәялисез?
– Бөтенроссия татар авыллары Сабантуена күләмле эшләр башкарылды. Сабантуй мәйданы ясалды. Анда ике амфитеатр, ипподром эшләнде, сәүдә урыннары, өстәмә юллар, тротуарлар ясалды. Социаль объектлар ремонтланды. Мөслим тагын да матурайды. Узган ел федераль бюджет хисабына 50 млн сумга балалар сәнгать мәктәбен ремонтладык. Мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенә Яр Чаллы юнәлешендә юлларны ремонтлаган идек. Быел Актаныш, Әлмәт, Азнакай юнәлешендә эш бара. Зур проектлар җирлеккә зур инвестицияләр дә кертә. Бүген Сабантуй мәйданында чистарту, җыештыру эшләре бара. Халык, бәлки, арып та киткәндер. Тик, мәшәкате күп булса да, барысы да үзебез өчен эшләнә, районда кала. Сабантуй үткәреп, кунаклар кабул итеп, милләтебезне, туган телебезне саклауга һәм үстерүгә үзебездән зур өлеш кертәбез.
– Рамил Хәмзович, бәйрәмгә күпме кунак килүе көтелә?
– Сабантуйга 50 меңгә якын кеше килер, дип фаразлыйбыз. Күрше шәһәрләрдән һәм районнардан, күрше Башкортстан Республикасыннан кунаклар килер, дип көтәбез. Бөтендөнья татар конгрессыннан гына да 500гә якын делегат киләчәк. Татар сәүдәгәрләрен көтәбез. Шулай итеп кунаклар гына да 2 меңгә якын булыр, дип фаразлыйбыз. Безнең төп мәйданда 5 мең кеше утыра ала. Басып торучылар белән бергә мәйданның 30-50 мең кеше сыйдыру мөмкинлеге бар. Мондый зур Сабантуй мәйданы республикада түгел, Россиядә дә юк. Күпердән Сабантуй мәйданына кадәр мәйдан күләме – 276 гектар. Дусларыгызны, туганнарыгызны чакырыгыз, һәр кешегә урын булачак.
– Сабантуйга мөслимлеләр кертелми икән, дигән сүзләр дә ишетелә...
– Төп кунаклар, әлбәттә инде – мөслимлеләр! Дөрес, райондашларыбыз, беренче чиратта – бәйрәм хуҗалары, кунак кабул итәбез. Йортыңа кунак чакырып, үзең өйдән чыгып китмисең бит инде. Шуңа, кунакханәләр җитмәү сәбәпле, райондашларыбызга кунакларны үз йортларында кундыруны сорап мөрәҗәгать иттек. Аллага шөкер, 400гә якын райондашыбыз кунакларны өйләрендә кундырырга теләк белдерде. Бу эштә ярдәм итәргә теләүчеләр иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтановка, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдиновага мөрәҗәгать итә ала. Омск, Чиләбе һ.б. өлкәләрдән татар мохитенә сусаган кунаклар килә. Алар, Мөслимне, татарларның көнкүрешен, тормышын күреп, кунак булып, халкыбызның күңел җылысын алып китә алсалар, бу Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә бер этәргеч булыр иде.
– Бу атнада сабантуйлар авылларда гөрләячәк. Райондашларыбызга бәйрәм уңаеннан теләкләрегез, әйтер сүзләрегез бардыр, Рамил Хәмзович.
– Сабантуй ул – татарларны бергә туплаучы, дусларны, туганнарны җыючы милли бәйрәм. Узган ел коронавируска бәйле Сабантуен үткәрә алмадык, быел, Аллага шөкер, бәйрәм узачак. Авылларыбыз матур, төзек һәм бәйрәмгә зур әзерлек белән килә. Барлык райондашларны, районыбыз кунакларын ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбриклим. Илләр – тыныч, дөньялар имин булсын! Райондашларыбызга сәламәтлек телим. Дус-тату, бердәм булып, бәйрәмнәрне матур итеп үткәрергә язсын.
Римма Афзалова.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев