Бәхетле нигездән күмер генә калды...
31 майга каршы төндә Сал. Мухан авылында гомер итүче Рәмзия һәм Ринат Габдрахмановлар йортына ут каба. Ике сәгать эчендә өй тулысынча янып бетә.
Кирәк әйберен сатып алып, ватылганын төзәтеп тә булыр иде!.. Кеше гомерен кайтарып булмый шул! 1962 елгы Рәмзия апа янгында үлә.
Үрнәк гаилә
Рәмзия һәм Ринат Габдрахмановлар гаиләсен авылда хөрмәт итмәгән кеше юктыр. 13 ел элек тәрбиягә ике малай ала алар. Саша һәм Женя исемле үсмерләр гаиләгә бик тиз ияләшәләр. Шулай булмыйча, моңа кадәр аларны ике тапкыр тәрбиягә алып, икесендә дә янәдән приютка тапшыралар. Габдрахмановларның үз балалары күптән инде – гаиләле. Энеләренә алар да сөенәләр, әти-әниләренә картлык көннәрендә бергәләп терәк булырбыз, дип хыялланалар.
Кечкенәдән әнисез калып, ятим үскән Рәмзия апа ятимлекнең нәрсә икәнен яхшы белә. Шуңа күрә сабыйларга әни назын мулдан бирергә тырыша. Саша белән Женя әти-әниле, пар канатлы гаиләдә бәхетле балачакларына сөенеп үсәләр.
Кире кермәгән булса!..
– Рәмзия апа белән Ринат абый – туганнарыбыз. Рәмзия апаның фаҗигале үлеме турында ишетү бик авыр булды. Янган өйгә янәдән керәсе калмаган! Югыйсә, ире аны өйдән алып чыккан бит!.. “Документларны алып чыгам” – дип, ут камап алган өйгә ташлануын күз алдына китерәм дә, күзгә яшьләр тула. Язмышына шулай язылгандыр, күрәсең, – дип искә ала Сал.Мухан авылында гомер итүче Чулпан Гыйзетдинова.
Күзләр генә тиде!..
Узган ел без бу гаилә турында язган идек. Ринат абый белән Рәмзия апаның тынгысыз, тырыш булуларына сокланып кайттык. Ихатадагы һәр нәрсәне хәләл көчләре, үз куллары белән төзегән алар. Сарай, мунча түбәләрен дә үзләре япкан, коймаларын да бергәләп тотканнар. Һәр җирдә чисталык, тәртип хакимлек итә иде. Күпләп мал тотучы, җәен бакча тутырып яшелчәсен, җиләк- җимешен үстерүче бу гаиләгә күпләр соклангандыр.
– Бу авылда әнием яши. Күпчелек вакытым, әниемне карап-тәрбияләп, шушында уза. Үзебезнең инде таушала башлаган ихатадан чыгу белән Рәмзияләрнең ныклы, мәһабәт йорты күзгә ташлана иде. Бу гаиләгә һәркем сокланды. Гаилә башлыгы да, хуҗабикә дә бал кортлары кебек тынгысыз иде. Үз балалары инде гаиләле булгач, өйдә ямь юк дип, тәрбиягә бала алдылар. Малайлар да бик акыллы булып чыкты. Сашаның гөлләр үстерүен, Женяның үзешчән сәнгатьтә актив катнашуын, сәнгатьле итеп шигырьләр укуын, җырлавын-биюен беләбез. Бик матур гаилә иде! Күзләр генә тигәндер, – ди Рәзинә апа Нуриева.
Җил янгынны тоткарлаган
Янгын башланганда Габдрахмановлар тирән йокыда була. Янгынны күреп, авыл яшьләре аларның коймаларына шакый башлаган.
– Бик җилле төн иде ул. Ут, көлтә-көлтә булып, безнең ишегалдына да килеп төште, бездән соңгы ихаталарга да очкыннары чәчелде. “Авылыбыз белән янып бетмәсәк, ярый”, дип курыктык. Рәмзиябезнең безнең арада булмавына күңел әле дә ышанмый. Ярдәмчел, сабыр, эшкә батыр, игелекле җан иде күршебез. Тәрбиягә алган балаларын шулкадәр яраттылар! Тугыз ел рәттән Оренбург өлкәсендәге Тозлы күлгә ял итәргә алып бардылар. Бергәләп ял иттеләр, бергәләп эшләделәр! Матур, үрнәк гаилә иде, – ди, күз яшьләрен сөртеп, Әссәрия Гарифуллина.
Мондый куркыныч янгынны хәтерләмибез, ди авыл халкы. Янгын сүндерүчеләр дә ут белән бик озак көрәшә. Өй яныннан үтүче газ торбасын чак аерып өлгерәләр. Электр баганасына да ут каба, ярый әле сүндереп өлгерәләр.
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, янгынның сәбәбе төзексез электр чыбыгына бәйле. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.
“Бәладә ялгыз калмадык”
Рәмзия апа вафат. Ринат абыйның тәне 18 процентка пешкән. Бүгенге көндә ул Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенең реанимация бүлегеннән палатага чыгарылган. Тәрбиягә алган уллары Женя да зыян күргән. 15 яшьлек яшүсмер Яр Чаллы хастаханәсендә дәваланды. Әмма егеткә алга таба психолог ярдәме кирәк булачак.
– Безнең өчен бик авыр көннәр. Әнине югалту кайгысын бернәрсә дә җиңеләйтә алмый, – ди Мөслимдә яшәүче Ринас Габдрахманов. – Гаиләбезгә килгән зур кайгыда ялгыз калмадык. Авыр вакытта ярдәм кулы сузган авылдашларыбызга, район халкына, гаиләбезгә булышкан һәркемгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Метрәй авылыннан Рузәл Минһаҗевка зур рәхмәт! Аның ярдәме белән күмергә калган йорт урыны, ишегаллары чистартылды. Рузәл барлык оештыру эшләрен үз кулларына алды. Мондый ачы хәсрәтне берәүгә дә күрергә язмасын!
Янгында зыян күргән гаиләгә ярдәм оештырыла. Ярдәм итәргә теләүчеләр “Мөслим балалары” иҗтимагый оешмасына (МООЗ «Мэслимбалалары» Муслюмовского муниципального района) “Благотворительная помощь погорельцам – Габдрахманов Ринат Рафаилович” дигән билгеләмә белән акча күчерә ала.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев