10 октябрь 2020 яңалыклары
-
Кодекска туры килми
Гражданнар Пенсия фондында иминиятләнгән затның шәхси счеты торышы турында өземтә нигезендә дәүләтнеке булмаган пенсия тәэмин итүе һәм ирекле пенсия иминиятенә чыгымнар буенча социаль салым вычеты алу максаты белән республика салым органнарына мөрәҗәгать итә башлады.
-
Язгы уяну
(“Авылдан хатлар” әсәреннән өзек) Кыш буе сабыр гына эчтән көнләшеп кыш белән җирнең туен күзәткән кояш чыгырыннан чыга, яшерен ниятен көннән-көн ныграк сиздерергә тотына. Ул җирне сагына, ә җир ак юрган астында. Кояшның дәрте ташый, ул уттай кыза, аның нурлары тыелгысыз рәвештә аклык дөньясына ташланалар. Шулчак кар белән җир үзләрен берләштергән илаһи мәхәббәткә һәлакәт янаганын сизенәләр, кояшның астыртын ниятен аңлап бетерәләр.
-
Кичә узды
“Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре һәм “Игелек уят!” иреклеләр отряды волонтерлары картлар һәм инвалидлар йортында “Картаямыни соң йөрәк?!” исемле кичә үткәрде.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән
Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
-
11 октябрь көненә һава торышы
Һаваның максималь температурасы көндез +9, +13 градус.
-
Мөслимдә “Татарстан кроссы - 2020” йөгерү ярышлары үтте (Фоторепортаж)
Бүген "Татарстан кроссы-2020" кысаларында Мөслимдә йөгерү ярышлары үтте.
-
Хөрмәт – хезмәт бәясе
Һәр кешене гомер буена беренче укытучысы озата барадыр. Аның киңәше, җылы сүзе, аналарча кайгыртуы еллар үтсә дә онытылмый. Укытучыга булган рәхмәт хисләре йөрәкләрдән беркайчан да җуелмый...
-
Суд залыннан. Фаҗигале төн
Балалык еллары аракы сөременә уралып узгангамы, Илһам аракылы мәҗлесләрне күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Укуны тәмамлагач, югары белемен дә алды, эшенә дә урнашты. Авызына шайтан суының тамчысын да алмады егет. Күңелдә үкенеч кенә калды – әнисен әтисеннән яклый алмады. Кыйналулар, тоташ тавышлы-гаугалы көннәр сәбәп булдымы – әнисе бик иртә мәңгелеккә күчте.
-
Татарстанда 35 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
10 октябрьгә Татарстанда 7515 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
-
Сез булганда гына безгә рәхәт
10 октябрьдә Тат. Бүләр авылында яшәүче әтиебез Сәхбетдинов Сәлим Садыртдин улының туган көне – юбилее. Әтиебез 9 балалы ишле гаиләдә туып-үскән. Аның бөтен гомере хезмәт белән бәйле. Ул гел эштә, гел хезмәттә. Мәктәптә укыганда ук каникуллар вакытында колхозда эшли башлый һәм, урта белем алгач, авылда эшләргә кала. Ул олыгайган әти-әнисенең иң зур терәге булган. Яшьли авылдан чыгып киткән абый-апаларына, эне-сеңлеләренә дә ярдәм итү өчен алны-ялны белми эшләгән дә эшләгән ул.
-
Казан укытучысы: БДИ да җиңүнең 70% ы укучының стресска каршы торучанлыгына бәйле
Югары категорияле укытучы Оксана Киселева фикеренчә, БДИ нәтиҗәләре күпчелек дәрәҗәдә укучыларның стресска каршы торучанлыгына бәйле.
-
Авылым тарихы. Яңа Карамалы
1925 елда Иске Карамалы авылында зур янгын була. Анда 50 хуҗалык зыян күрә. Бернәрсәсез калган кешеләр йорт салу өчен җир сорарга мәҗбүр була. Минзәлә кантоны үзәгенә вәкилләр җибәрелә. 336 җан өчен 537 гектар сөрүлек җир, 163 гектар болыннар һәм агачлыклар бүлеп бирелә.