8 октябрь 2022 яңалыклары
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Гөбәдия
«Гөбәдияне яратмаган кеше юктыр ул. Балаларым - аның кортын, үзем камырын яратып ашыйм. Кунакка бара башласаң да, бәйрәм табыны өчен дә менә дигән ризык ул гөбәдия! Мин аны соңгы арада зур бәлеш формасында түгел, ә кечкенә порцияләр белән пешерә башладым,» - ди Мөслимдә яшәүче Наилә Шәгалиева.
-
9 октябрьгә һава торышы
Төнлә һава температурасы +2 +6 градус булыр дип фаразлана
-
“Җиргә мәхәббәт балачактан»
Кечкенәдән техникага мөкиббән Фәнис үзен машина йөртүче итеп күз алдына китерә. 8 сыйныфны тәмамлагач, укуын Мөслимнең 94нче санлы һөнәр училищесында дәвам итә. Биредә ул механизатор һөнәрен үзләштерә һәм тракторчы-машинист таныклыгын ала. Хезмәт юлын үзе укыган училищеның тәҗрибә хуҗалыгында дәвам итә.
-
Татарстанда бөртеклеләрне җыю төгәлләнде, иң күп уңыш җыйган районнар билгеле
Буа районы – 203,9 мең тонна, Мөслим – 200,8 мең тонна, Минзәлә – 200,3 мең тонна җыеп алган.
-
Моңлы Мөслим
Балалар сәнгать мәктәбе Мөслимдә 1966 елда ачыла. Ул вакытта сәнгать мәктәбе бер катлы бинада урнашкан була. Мәктәпнең беренче директоры – Анатолий Калашников. Ул биредә ике ел җитәкчелек итә, фортепиано классында укыта. Танылган баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Харис Нигъмәтҗанов – сәнгать мәктәбенә нигез салучыларның берсе.
-
Бу көнне Мөслимдә
1973 ел. 29 сентябрь Дуңгызларга азык хәзерләү технологиясе Дуңгызларга азыкны дымлылыгы 60 процент булган катнашма хәлендә ашатырга кирәк.
-
Илгиз Исламов: “Бердәм булырга кирәк!”
Бу көннәрдә хәрби бурычлы ир-атларны хәрби комиссариатка чакыра башладылар. Мобилизацияләү өчен түгел, борчылмагыз. Комиссариат хәрби бурычлылар турында мәгълүматларны яңарта. Хәрби комиссариатка чакыру кәгазендә шулай язылган да: “исәп мәгълүматларын аныклау өчен”.
-
«Хезмәтем күңелгә рәхәтлек бирә»
9 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.
-
«Курай» паркында концерт күрсәтелде
Концерт карарга килгән Мөслимлеләр өчен кайнар коймак белән чәй табыны да әзерләнгән иде.