8 июнь 2026 яңалыклары
-
Матурлык коткара дигәч тә...
Күпләр хәзер “яшәрү” юлында. Танышым белән сөйләшәбез. Сеңелесенең яшәрү өчен инъекция ясатуы, иреннәрен кабарттыруы, киленнәренең ябыгу өчен ниндидер БАДлар куллануы турында сөйли.
-
Татарстанда сезон башланганнан бирле беренче тапкыр талпан боррелиозы очраклары ачыкланган
Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
-
Шуганка авылына керү юлын асфальтлау өчен нигез әзерләү эшләре башланды
Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Шуганкага керү һәм чыгу күпкә уңайлырак булачак.
-
Банклар счетларны тизрәк блокировкалый башлый
Июньдә банк секторында да үзгәрешләр көтелә.
-
Хөкемдар булу җиңел түгел
Мөслимдә тумаса да, ул Мөслимне икенче туган ягы дип саный. Әнисе Тәслимә Баланлы авылында туып үскән, әтисенең әнисе дә – Мөслимнеке. Әбиләре биредә яшәгәнгә генә түгел, ватанпәрвәр булганга Алгиз Корбанов үзен Мөслим егете дип хис итә.
-
Балалары булган аз керемле гаиләләргә «салым кешбэгы» кайтарылачак
Июньдә гамәлгә керәчәк тагын бер мөһим социаль чара – җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булган һәм ике яисә аннан да күбрәк бала үстерүче гаиләләргә еллык түләүләр бирелә башлаячак
-
Ханты-Манси округы губернаторына «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале бирелде
Сургутта III Халыкара Иртыш буе Сабан туе чаралары кысаларында татар милләтен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле иҗтимагый һәм мәдәни эшлеклеләрне бүләкләү тантанасы узды
-
11 яшеннән трактор иярли
Аңа “техника җене” кагылган. 4 сыйныфта укыганда ук трактор иярләгән егет хыялына да, һөнәренә дә хыянәт итмәгән. Башка авыл малайлары кебек үк бала чагыннан ук техника арасында уралып үскән егет, мәктәптә укый башлагач, тракторда эшләүче әтисе Габдерәүф яныннан кайтып та керми.
-
Бәрәңге запеканкасы
Башка милләт халыкларының ризыкларын да яратып әзерли мөслимлеләр.Сезгә “Мядзведзь” белорус ризыгы рецептын тәкъдим иттәбез. “Мядзведзь” (“аю” дип тәрҗемә ителә) – бәрәңге һәм суганнан әзерләнүче гади белорус ризыгы.
-
Татарстанда 8 июньдә яңгыр, яшен һәм боз көтелә
Бүген республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы явым-төшем көтелә.