11 яшеннән трактор иярли
Аңа “техника җене” кагылган. 4 сыйныфта укыганда ук трактор иярләгән егет хыялына да, һөнәренә дә хыянәт итмәгән. Башка авыл малайлары кебек үк бала чагыннан ук техника арасында уралып үскән егет, мәктәптә укый башлагач, тракторда эшләүче әтисе Габдерәүф яныннан кайтып та керми.
– Мәктәптән кайту белән әти янына чаба идем. Аның белән тракторга утырып йөрим, ватылган чагы булса, ул ремонтлаганда, кирәкле ачкычларны биреп торам. 4 сыйныфта укыганда, әти белән “Михайловка” совхозыннан трактор алып кайтуыбыз истә калган. Әтигә яңа трактор бирделәр. Без икәү шуны алырга бардык. Әти – яңа экскаваторда, мин аның иске тракторында кайттым. Буем бәләкәй булгач, утыргычка мендәр куеп утырганым истә. Урыннан тиз генә шуып төшеп, педальгә басам да, яңадан менеп утырып, юлны дәвам итәм. Шулай итеп, әти белән трактор алып кайттык, – дип искә ала беренче тапкыр трактор иярләгән көннәрен Илфат Исламов.
Җәйге каникулларда да уку елы башланганчы әтисе янында эшли. Әтисе үлән уруда хезмәт куя, Илфат аның ярдәмчесе була.
– Әти ял иткәндә, тракторга мин утырам. Техниканы икәү ремонтлыйбыз. Атлас басуында сенаж салганда, совхоз директоры Мирзаян Баһауов, яхшы эшләгән өчен 5 мең сум премия дә бирде һәм, умарталыкка алып кереп, кәрәзле бал белән чәй эчерде. Әлеге вакыйга бүген дә якты истәлек булып хәтердә саклана, – ди Илфат Исламов.
Техника җене генә түгел, ат җене дә кагылган райондашыбызга. Атларны да ярата ул.
– Ташлыяр авылыннан дустым Азат белән (ул инде мәрхүм) икәү ел саен Сабантуйда ат чабышларында катнаша идек. Яз җитү белән атларны чабышка әзерли башлыйбыз. Кайсыбызның аты артта кала, ул икенче атны да өйрәтергә тиеш була. Ат өйрәтү җиңел түгел, егылып та төшәбез, атлар да дулап киткәли. Сикереп торып, яңадан атка утырабыз да чабабыз. Йорт җиткереп, үз ихатабыз белән яши башлагач та атлар асрадым. 5-6 атыбыз бар иде. Үземнең атлар белән дә чабышларда катнаштым, улларым да атлар янында үсте. Атларны бик яратам! Сабантуйларда ат чабышларын карамый калганым юк. Иң матур ярыш ул – ат чабышлары! Атлар яныннан тыныч кына узып китә алмыйм мин, – ди Илфат Исламов.
Мөслим һөнәри техник училищесында укып тракторчы таныклыгын алгач, ил алдындагы изге бурычын үтәп кайта уңган егет. Аннан соңгы хезмәт юлы иген кырлары, басулар белән бәйле. 38 ел яздан көзгә кадәр икмәк үстерә ул. Чәчү, үсемлекләрне тукландыру, урып-җыю, җир эшкәртү кебек эшләрдә алдынгылыкны бирми. “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында башланган хезмәт юлы “Шуганка” совхозында дәвам итә. Бүген Илфат Исламов “Намус” агрофирмасында тырыш хезмәт куя.
– “Намус” агрофирмасында эшли башлавыма да ун ел була инде. Бүген авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә бик яхшы шартлар тудырылган. Элекке кебек тузанлы, еш ватылучы техника юк хәзер. Мин “Джон Дир” тракторында эшлим. Йөртергә дә уңайлы, кабинага тузан һәм чит тавышлар да керми, гомумән, хәзерге техника кеше өчен уңайлы итеп ясалган. Техниканы да, җирне дә чын күңелдән яратырга кирәк. Шул вакытта гына эшне яратып башкарасың, уңышка ирешә аласың. Тормыш юлын яңадан башласам да, тракторчы булыр идем, – ди уңган механизатор.
– Илфат абый – иң тырыш механизаторларның берсе. Иртә яздан басуга чыгып, көзге кыр эшләре тәмамланмыйча басудан кайтмый ул. Җир эшкәртүдән башлап, чәчү, үсемлекләрне тукландыру, ашлык һәм шикәр чөгендере ташу кебек барлык кыр эшләрендә дә катнаша. Агрофирмага эшкә килгән яшьләргә киңәшләрен бирә, тәҗрибәсе белән бүлешә. Хезмәттәшләренә ярдәм итә, дус була белә. Гади, шул ук вакытта шаян да ул, – ди “Намус” агрофирмасы җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов И. Исламов турында.
Гаиләсендә үрнәк ир, хөрмәтле әти, кадерле бабай да Илфат Исламов. Тылы ныклы булмаса, дүрт дистә елга якын җаваплы һәм авыр хезмәт башкара алыр иде микән?! Тормыш иптәше Илүсә ханым белән ике ул һәм бер кызга гомер бүләк иткән алар. Балалары да үзләре кебек тырышлар, уңганнар.
– Улларыбыз Илназ белән Алмазга да техника җене кагылган. Илназыбыз Актаныш районында механизатор булып эшли, ел саен “Кыр батыры” исемен ала. Алмазыбыз да кечкенәдән үк техника арасында үсте. Ул шәхси эшен ачты, үз сервисын булдырды. Эльвира – әнисе кебек сүз остасы, танылган алып баручы, уңган хуҗабикә. Балаларыбыз үз гаиләләрен корып, матур гомер итәләр. Безгә биш онык бүләк иттеләр. Илүсә белән минем өчен иң бәхетле мизгелләрнең берсе – балалар һәм оныклар белән бергә ял итү. Һава торышы явым-төшемле булганда, тиз генә җыенабыз да, оныкларны алып, төрле шәһәрләргә экскурсияләргә, ял итәргә барабыз. Шөкер, тормышыбыз түгәрәк, гаиләбез бөтен. Гаиләңдә – иминлек, җаның – тыныч, күңелең күтәренке булганда, эштә дә матур нәтиҗәләргә ирешеп була. Иренмәскә, ялкау булмаска гына кирәк, – дип, Илфат Исламов басуга ашыкты.
Куе яшел төскә кергән басуларда озакламый башаклар шавы ишетелә башлар. Тынгысыз җир кешесе Илфат Исламов тук башаклар шавы ишетелсен өчен тырыш хезмәт куя.
Фото – Илфат Исламовның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев