1 октябрь 2022 яңалыклары
-
Тәмләткечләр
Алар алтын бәясе торган. Алар өчен көрәш-сугышлар башланган. Аларны эзләп диңгез кичкәннәр һәм яңа континентлар ачылган. Алар белән төзәлмәс авыруларны дәвалаганнар. Алар гомер озайткан һәм мәхәббәт биргән.
-
2 октябрьгә һава торышы
Көндез +8..+11˚ градус җылылык көтелә.
-
Геофизиклар эшли
Тат.Бүләр авылы янында вагоннардан торган кечкенә шәһәрчек барлыкка килүенә игътибар итүчеләр булгандыр. Геофизиклар шәһәрчеге бу. Бөгелмәнең “ТНГ-Геосейс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли биредә. Геофизиклар атналар, айлар буе шунда яшәп эшли.
-
Файдалы киңәш
Бәрәңге кабыгы – карлыган өчен иң шәп ашлама.
-
Балык пирогы
Камыр эшләнмәләрен элек кунак килгәндә генә пешерсәк, хәзер көндәлектә дә бик теләп ашыйбыз һәм пешерәбез. Көндәлеккә пешерергә бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәм. Аны әзерләү бик җиңел, кул астындагы ризыклардан гына әзерләнүе белән дә отышлы ул.
-
Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗинның район халкына мөрәҗәгате
Район Башкарма комитетында мобилизация буенча штаб эшли. Үзегезне борчыган сораулар буенча штабка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Суд карары чыкты
Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар һаман да бар. “Профилактика максатыннан уздырылган рейд барышында спиртлы эчемлек исе аңкып торган өч шофер тоткарланды”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
-
Шамил Садыйков «Татмедиа»АҖне 15 еллык юбилее белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Медиахолдинг 15 ел эчендә системалы рәвештә эшне җайга салу, яңа тенденцияләрне үзләштерү кебек мөһим этаплар узды. Без мәгълүматны аудиториягә тәүлек әйләнәсе җиткерәбез.
-
Башкарылган эшләр күз алдында
Түбән Табын авыл җирлегендә 600 мең сум күләмендә үзара салым җыйганнар.
-
Айдар Сәлимгәрәев «ТАТМЕДИА» АҖне 15 еллык юбилее белән котлады
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне иң зур медиакомпаниябез – «ТАТМЕДИА» АҖнең 15 еллык юбилее уңаеннан чын күңелемнән котлыйм.
-
Бәйрәм белән!
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләүләрен җиткерде.
-
Рөстәм Миңнеханов: “ТАТМЕДИА“ медиакомпаниясен оештыру – дөрес карар булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятен 15 еллыгы белән котлады.