Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы

Мөслимнең истәлекле урыннары

Мөслим районының мәдәният объектлары турында безнең белешмәлектән укый аласыз

 

2016 елның 22 августында Мөслим авылының яр буенда «Кояшлы Ык»паркы ачылды. Эскиз проектын эшләү белән проектның әйдәп баручы архитекторы Юлия Хәйруллина контролендә булган «Архдесант» архитекторлары командасы шөгыльләнгән. Яңа яр буеның озынлыгы 1,25 километр тәшкил итә, ә киләсе елда паркны 3,5 километрга кадәр озынайтканнар. Яр буе территориясе ландшафтның төрле формаларына, уникаль флорасы һәм фаунасына археологик табылдыкларына бай. 

 

 

 

 

 

 

 

Аланда гаять зур мөгезборын белән автор балалар мәйданчыгы оештырылган. «Кояшлы Ык» ял итү зонасы - барлык мөслимлеләрнең яраткан ял итү урыны. Яр буе елның теләсә кайсы вакытында күзләрне сөендерә. Язын алмагачлар, шомырт, сирень чәчәк ата, сандугачлар сайрый, җәен күләгәле аллеялар һәм җылы елга суы үзенә тарта. Көзге дәртләндергеч һава яфрак кыштырдавы астында парк сукмаклары буйлап йөреп кайтырга ярдәм итә.

 

 

 

 

 

 

 

Елга ярына якынрак алты таган урнаштырдылар, аларда икәү утырырга уңайлы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Иске елга буенда катамараннар прокаты оештырылган, ә агач басмаларда эштән соң ял итәргә була.

 

 

 

 

 

 

 

2021 ел илебез, республикабыз һәм районыбыз өчен тарихи истәлекләр елы булды. 2019 елда ясалган арт-объектларны реставрацияләү белән бергә Ык буенда яңа фигуралар да калыкты. Табигый материаллардан эшләнгән тагын 18 объект барлыкка килде.