Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы

Мөслим туган якны өйрәнү музее

Мөслим туган якны өйрәнү музее
  • Тасвирлама:

    1990 нчы елда иске агач бинада «Мөслим туган як музее» ачыла

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Мөслим авылы, Пушкин ур., 33 йорт

1966 нчы елда Мөслим урта мәктәбенең тарих укытучысы , РСФСРның һәм ТАССРның атказанган укытучысы Галиева Нурдидә Гали кызы тарафыннан, мәктәп директоры Иванов В.А., укытучылар Фатхуллин М. Г., Хаков Ф.Г. ярдәмнәре белән мәктәп музее оештырыла. Тиз арада 2000 нән артык экспонат туплана, бүлмәләр җиһазландырыла. Музейга “Туган як” дип исем бирелә. 1989 нчы елда Мөслим районы башкарма комитеты район үзәгендә туган якны өйрәнү музее оештыру турында карар чыгара. Бу җаваплы эшкә язучы, тәнкыйтьче Наис Гамбәр алына, бизәү эшләрен үзешчән рәссам Рәйхан Хантимеровка тапшыралар. 1990 нчы елда иске агач бинада “ Мөслим туган як музее” ачыла. Музей директоры итеп Рәйхан Хантимеров билгеләнә. 1992 нче елда исә Мөслим урта мәктәбендә тупланган 3500 экспонат район музеена тапшырыла. 2014 нче елда яңа музей өчен элеккеге сәнгать мәктәбе бинасына 10 млн. сум күләмендә реконструкция үткәрелә. Капиталь ремонттан соң, 4 нче сентябрьдә “ Мөслим туган як музее” ишекләрен ача. Музей хезмәткәрләре экспозицион залларны үз көчләре белән эшлиләр. Заманча музей ясау теләге белән 2015 нче елда Республиканың Милли музей хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр. Алар ярдәме белән эчке экспозиция заллары эшләнә. “ Мөслим туган як музее” үзенең фондында 5 меңгә якын экспонат белән яңа бинада эшләп китә. . “ Табигать һәм археология”, ике өлештән торган “ Этнография”, “ Совет чоры”, “ Яңа Мөслим” һәм күргәзмә заллары эшли. Туган якның борынгы үткәнен өйрәнү максатыннан, 2015 нче елның җәендә тарих фәннәре докторы, профессор Борханов А.А. җитәкчелегендә археология һәм эпиграфия юнәлешендә эзләнүләр алып барылды. Археологик разведка нәтиҗәсендә табылган экспонатлар музей фондын баетты.