Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы

«Мөслим» мәчете

«Мөслим» мәчете
  • Тасвирлама:

    Мөслимдә мәчет торгызу 1989 елда башлана

  • Адресы:

    Мөслим, авылы, Октябрь ур., 31 йорт

Моннан өч дистә ел элек сафка баскан мәчет ул вакытта Мөслимдә генә түгел, якын-тирә районнарда да бердәнбер булгандыр. Тулы бер буын мәчет- мәдрәсәләрсез яшәсә дә, иманын югалтмаган әби- бабаларыбыз хак динебезне саклап кала алды, аны безгә әманәт итеп тапшырды. Әлеге эштә ул елларда хуҗалыкара төзелеш идарәсен җитәкләгән Мансур Сабиров башлап йөри. Ул мөселманнар исеменнән Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдинга хат яза. Т. Таҗетдин мәчет өчен проект табуда ярдәм итә, төзелеш счетына 40 мең сум акча күчерә. Район хуҗалыклары, оешма- предприятиеләр һәм аерым гражданнар да матди һәм акчалата ярдәм күрсәтәләр. 1990нчы елның 20 декабрендә иман йорты үз ишекләрен ача. “Мөслим” мәчете җирлегебезгә ислам нурын таратуда чишмә башы булды. Ул, гыйбадәт кылу урыны гына булып калмыйча, мәдрәсә ролен дә үтәде. Бик күп мөслимлеләр шушында “әлиф”не таяктан аерырга, ислам нигезләренә өйрәнде. Мәчет шәкертләре арасында динебезгә хезмәт итүче имамнар да бар.