Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы

Мөслим районы үзәкләштерелгән китапханәсе

Мөслим районы үзәкләштерелгән китапханәсе
  • Тасвирлама:

    Мөслим районы үзәкләштерелгән китапханәсе, Мөслим туган якны өйрәнү музее кырында урнашкан

  • Сайт:

    http://muslumkitap.ru/news/

  • Адресы:

    Мөслим авылы, Пушкин ур., 35 йорт

Китап белән индивидуаль эшләү вакытында ямьлелек атмосферасы, я газета-журналлар уку, уңайлылык — ул уку залы. Безгә төрле яшьтәге, төрле һөнәри төркемнәр һәм төрле мәнфәгатьләр вәкилләре килә. Уку залында 1662 укучы исәпләнә. Биредә имтиханнарга әзерләнергә, белешмәлекләр, энциклопедияләр, газета материаллары, фонд материаллары ярдәмендә төрле рефератлар язарга мөмкин. Булган материаллардан уку, иҗат, һөнәри максатларда файдаланырга, яисә ял вакытында газета-журналлар укырга мөмкин. Китапханә 98 исемдәге вакытлы матбугатка языла, алар белән сез шушы бүлектә таныша аласыз. Уку залында күпсанлы тематик күргәзмәләр бизәлгән. "Туган ягым - Татарстан", "Мөслимем, жыр булып яңгырый исемең", «Безнең календарь», «Спорт-сәламәтлек нигезе», «Сәламәт булыйм дисәң"," Тайгак юлдан атлама" һәм башкалар.. Уку залының якты һәм уңайлы бинасында кичәләр, очрашулар, конференцияләр уза, алар һәрвакыт күпсанлы аудиторияне җыя. Әгәр китапханәдә кулланучыларга кирәкле китаплар булмаса, аларга китапханәара абонемент системасы аша заказ бирергә мөмкин. 2009 елда бүлек эшендә яңа юнәлеш — интернет барлыкка килде, аның ярдәмендә кулланучы үзе өчен уңайлы булган мәгълүматны берничә тапкыр тизрәк ала ала.