Алабуга шәһәрендә фәнни-тикшеренү конференциясендә катнаштылар
Михайловка урта, Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары Фазыл Шәех исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясендә чыгыш ясадылар.
Алабуга шәһәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Фазыл Шәех исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрелде. Конференция эшендә Михайловка урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы София Вахтинская һәм 8 сыйныф укучысы Эльвина Шәйдуллина катнашып лауреат дипломына лаек булдылар. Җитәкчеләре - Айгөл Мәҗитова, Резида Иксанова. Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Айдан Шамс – призер, Айгиз Шамс җиңүче булды. Җитәкчеләре – Гөлнара Хәкимова.
Фотолар – Михайловка, Әмәкәй мәктәпләреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев