Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Заман һәм мәгариф

9-11 сыйныф укучыларының ата-аналар университеты булды

Район мәдәният йортында «Балалар язмышы кем кулында?» исеме астында ата-аналар университеты уздырылды.

Кичә район мәдәният йортында "Балалар язмышы кем кулында?" исеме астында ата-аналар университеты булды. Анда район үзәгендәге мәктәпләрдә белем алучы 9-11 сыйныф укучыларының әти-әниләре чакырылды.

Җыелышта район башлыгы Альберт Хуҗин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, районда балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе җитәкчесе Марина Бәдретдинова, район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина катнашты.

Ата-аналар университетында “Балаларның интернет челтәрендәге мәгълүмати куркынычсызлыгы", “Наркотик- замана авыруы”, “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр!” темаларына әзерләнгән чыгышларны әти-әниләр зур игътибар белән тыңлады.

 Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев