Усаклыкның батыр егетен данладылар
Усаклык авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Валерий Үтәбаев яшәгән йортка элмә такта куелды
Исәнсеф авыл җирлегендәге кечкенә генә Усаклык авылы батыр уллары белән хаклы рәвештә горурлана. Бу авылдан Бөек Ватан сугышына 26 ир-егет китә, шуларның 15е туган якларына әйләнеп кайтмый. Әфган сугышында катнашкан һәм батырларча һәлак булган Владимир Солтанов та – Усаклык авылыннан. Әлеге исемлеккә бүген яңа исемнәр өстәлә. Махсус хәрби операциядә катнашкан Валерий Үтәбаевка да туган авылына исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый.
Тырыш укучы. Спортчы
Валерий Үтәбаев 1990нчы елның 28 июлендә Усаклык авылында Анфиса һәм Виктор гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Валерий яшьтән үк кыю, тырыш һәм хезмәт сөючән егет булып үсә. Аның эшчән, кыю булуып үсүендә әти-әнисенең өлеше зур. Алар тәрбиясе бу! Анфиса белән Виктор да – тырыш, ярдәмчел һәм намуслы кешеләр. Валерий алар үрнәгендә тәрбияләнгән.
7 яше тулгач, Усаклык башлангыч мәктәбенә укырга керә Валерий. Мәктәптә дә сынатмый ул: һәр чарада актив катнаша. Җитезлеге, оештыру сәләтенә ия булуы аңа иптәшләрен үзе артыннан ияртергә ярдәм итә.
Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Валерий Үтәбаев Мари Бүләр урта мәктәбенә укырга килә. Яшьтәшләре белән тиз уртак тел табуы, аралашучан булуы, матур сөйләшүе биредә дә аңа дуслар табарга ярдәм итә. Егет мәктәп тормышында актив катнаша, спортны үз итә. Бигрәк тә волейбол уйнарга ярата, мәктәп данын яклап төрле ярышларда катнаша. Ул вакыттагы мәктәп директоры Әнисә Изибаева укучысын яхшы хәтерли.
– Валерий яхшы укучы булды, спортны бик яратты. Мәктәптә укыганда дуслары бик күп иде. Ул алар белән бик яхшы мөгамәләдә булды. Өлкәннәрне хөрмәт итеп, үзеннән кечеләрне беркайчан да кыерсытырга ирек бирмәде Валериебыз. Әтисе Виктор безнең мәктәптә укытучы булып эшләде. Гаиләләре белән тәртипле, үрнәк булды алар. Валерий хөрмәтле һәм яраткан укучыбыз булып һәрвакыт күңелләребездә сакланыр, – диде ул.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 26 июнь саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев