Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Укучылар Җиңү көненә багышланган чарада катнашты

Мөслим урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чара узды.

Шимбә көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чара узды.

Укучылар хәрби күнегүләр, командирның командаларын үтәүнең төгәллеген, стройда йөрү кагыйдәләрен күрсәттеләр.

Болар барысы да компетентлы жюри әгъзалары - Әфганстан сугышы ветераны Алмаз Солтанов, мазсус хәрби операцияда катнашучы Артем Апсаттаров бәяләде.

Чара сугыш ветераннары истәлегенә багышланган тантана белән ачылды.

Конкурс бер сулышта узды. Командалар яхшы әзерлек күрсәтте. Жюри түбәндәге нәтиҗәләргә килде:

1-4 сыйныфлар арасында
 1 урында - 2а һәм 2б сыйныфлары командасы;
 2 урында - 3в сыйныфы командасы;
 3 урында - 3а һәм 3б сыйныфлары командасы.

5-8 һәм 10 сыйныфлар арасында
 1 урында - 8а, 8б һәм 8в сыйныфлары командасы;
 2 урында - 10а сыйныф командасы;
 3 урында - 5а һәм 5б, 6б һәм 6в сыйныфлары командалары.

Фотолар – Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Без_мөслимлеләр