Әле һаман сызлый яралар...
Мөслимдә Әфган сугышы ветераны Нәфис Сафинга элмә такта куелды
Нәсел дәвамчысы, тимерче егет
Мөслимдә матур традицияләрнең берсе – Республика көнендә Әфган сугышы ветераннары яшәгән йортларга элмә такта кую. Быелгы чара Баланлы авылы егете, медицина хезмәте лейтенанты Нәфис Сафинның йортын бизәде. Тантананы иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов һәм туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Равил Тимкин алып барды. Чарага күрше районнардан (Сарман, Азнакай, Минзәлә, Әлмәт, Бөгелмә) килгән әфганчылар да кушылды. Нәфис Сафин — бишенче бала булып дөньяга килгән гади авыл егете. Мәктәпне тәмамлагач, «Баланлы» совхозында тимерче булып эшли башлый. Аның югары белем алу планы армиягә китү сәбәпле кичектерелә. 1986 елның 9 апрелендә Совет армиясе сафларына алынганнан соң, ул башта Степанакертта (Таулы Карабах) хәрби өйрәнүләр уза.
Шинданттан Кушкага кадәр: утлы юллар
Озакламый Нәфисне Әфганстан Республикасындагы совет гаскәрләренең чикләнгән контенгентына күчерәләр. Ул Шиндант шәһәрендәге танк полкына ягулык-майлау материаллары ташу машинасында хезмәт итә. Таулы юлларда дошман утына очраган вакытлары аз булмый. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен чыгару турында карар кабул ителә. Нәфис хезмәт иткән полк Әфганстаннан беренчеләрдән булып чыгарыла. Бу мизгелләр «Советлар Союзына хезмәт итәм!» программасы аша бөтен илгә трансляцияләнә, анда телевизор караучылар арасындагы райондашын танып ала. Хәрби хезмәтен СССРның иң читендә — Кушка шәһәрендә тәмамлаган егет Әфганстан Республикасы хөкүмәтенең «Рәхмәтле Әфган халкыннан» медале белән бүләкләнә.
Хәрби бурычын үтәп кайткач, Нәфис Сафин медицина институтына укырга керә. Бүген ул — озак еллар Мөслим районы халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәтүче, бик күпләрнең яраткан теш табибы. Район башлыгы Альберт Хуҗин үз чыгышында ветеранның тыйнаклыгы һәм ярдәмчеллегенә тукталды:
– Нәфис Сафинның язмышы тулы бер нәсел тарихын чагылдыра. Ул бүгенге көндә дә илебез тынычлыгы өчен көрәшүчеләрнең яу кырларында кан коюларына җавап булып тора. Әфганчыларга рәхмәтемне җиткерәм. Сез безгә үрнәк булып торасыз! Үсеп килүче буын белән эшлисез, аларга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертәсез. Нәфис абыйны бик тыйнак, ярдәмчел, сабыр һәм кешеләрне яратучы райондашыбыз буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез, – диде ул, Гөлчәчәк ханымга чәчәкләр тапшырып.
Ул чактагы дуслык — мәңгелек
Районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Данил Госманов та Нәфиснең һөнәри осталыгын билгеләп үтте. Аңа мөслимлеләр генә түгел, күрше-тирә районнардан да ярдәм сорап киләләр икән. Чараның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсен Сарман районының Яхшы Каран авылы егете Рамил Йосыпов сөйләде:
– Без Нәфис белән 1985 елда Минзәләдә шоферлар әзерләү курсларында таныштык. 1986 елда бергә хәрби хезмәткә юл тоттык. Азәрбайҗанга, Степанакертка, Әфганстанга да бергә бардык. Бүгенге көнгә кадәр дуслыгыбыз өзелмәде. Нәфис – чын дус һәм ышанычлы терәк. Төрле авыр вакытлар булды. Нәфис һәрвакыт беренчеләрдән булып ярдәмгә килде. Рәхмәт сиңа, Нәфис дустым! Бу сүзләрдән соң бик күпләрнең күзләре дымланды. Ир-егетләр дуслыгы белән горурлану хисләре көчле алкышларда чагылды.
Йорт диварына урнаштырылган элмә тактаны район башлыгы Альберт Хуҗин, Данил Госманов һәм Нәфис Сафин үзе ачты. Истәлекле чара «Хуш, Гиндукуш» җырын башкарып тәмамланды.
Римма Афзалова фотолары
Нет комментариев