Кабактан чәй ясап эчегез
Чаллыда яшәүче Гүзәл Шаһигәрәева кабакны киптереп чәй ясарга киңәш итә
Моның өчен каты кабак кирәк. Аның эчен чистартабыз да озынча итеп турыйбыз. Озынлыгы – 4-5 см, канлыгы 5 мм булырга тиеш. Кабак кисәкләрен рәшәткәгә тезеп, газ мичендә 130-140 градус эсселектә биш-алты сәгать коңгырт төскә кергәнче киптерәбез. Табага да тезәргә була, әмма аны майларга кирәкми. Газ мичен ара-тирә карап торыгыз. Бик тәмле һәм төсе дә матур чыга.
Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар
Наилә Нәбиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев