Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучыларның методик берләшмә утырышы узды

Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе базасында музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының районкүләм методик берләшмә утырышы оештырылды.

- Кичә Г. Тукай ис. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Сәнгать дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерүнең нәтиҗәле алымнары" темасына музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының районкүләм методик берләшмә утырышы узды. Кунакларны сәламләү өлешеннән соң киңәшмәдә катнашучылар өчен мәктәбебезнең "Асылташ" балалар театры Р. Фәизовның "Саодака" драмасын сәхнәләштерде. Программа кысаларында Гөлназ.Деникаева ачык рәсем сәнгате дәресе, Энҗе Ибраһимова музыка дәресе күрсәттеләр. Дәресләр функциональ грамоталылыкны үстерүдә эффектив алымнар кулланып оештырылды. Укытучылар осталык дәресләрендә катнашып бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.

Фотолар - Мөслим урта мәктәбеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев