Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мөгаллимнәр “бил алышты”

Районда “Ел укытучысы” һөнәри осталык бәйгесе үтте.

4-7 декабрь көннәрендә район мәгариф идарәсе “Ел укытучысы” бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабын оештырды. Әлеге бәйге ел саен уздырыла һәм “Педагог һәм остаз” елында конкурсантларга гына түгел, мәктәп администрациясе, методик берләшмәләр эшчәнлегенә дә бәя бирүче зур чара булып тора.

Бәйгегә мөгаллимнәр еллар дәвамында тупланган тәҗрибә багажы белән килә.

Мондый байлыкны күп вакыт бәйге алдыннан билгеле бер системага салырга, гомумиләштерүләр ясарга, аны теоретик һәм методик яктан нигезләргә, башкаларга күрсәтерлек итеп формалаштырырга кирәк була. Болар барысы да укытучыдан тырышлык, һөнәри яктан өлгергәнлек, аралашу осталыгы таләп итә.

Бәйгенең максаты да мәгарифнең өстенлекле юнәлешләрен иҗтимагый таныту, белем бирү эчтәлеген яңартуда укытучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү, мөгаллимлек хәрәкәтенә ярдәм итүне күз алдында тота. Шул ук вакытта һөнәри конкурсларда укытучыларның моңарчы күренеп бетмәгән осталык-күнекмәләре ачыла.
4-7 декабрьдә бәйгенең муниципаль этабы үтте. Мөгаллимнәрнең психологик әзерлеге дә сыналды: укытучылар, район үзәгендәге мәктәпләргә килеп, таныш булмаган укучыларга дәрес бирделәр, алар белән тәрбия эше үткәрделәр. Методик яктан әзерлекне, педагогика казанышларын белү, куллану осталыгын мастер-классларда күрсәттеләр.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев