Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиягә – 20 ел! (фоторепортаж)

Мөслим гимназиясендә истәлекле чара узды. Уку йортының 20 еллык юбилеена беренче чыгарылыш укучылары, лаеклы ялдагы укытучылар, район җитәкчелеге, мәктәп төзелешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләр кунак итеп чакырылды.

Тарих күзлегеннән караганда, 20 ел әллә ни күп вакыт та түгелдер, ә гимназия өчен ул тулы бер гомергә тиң! 

“Татагропромпроект” җәмгыяте җитәкчесе Гата Биккинин гимназиянең проект планын әзерләгән булган. Төзелеш эшләрен “Мөслим хуҗалыкара төзелеш” оешмасы башкарды.

– Бүгенгедәй хәтердә: укучылар ике сменада белем ала, Мөслимгә өченче мәктәп бик кирәк иде. Җитәкчелекне дә бу мәсьәлә борчымый калмады. Ул чактагы район башлыгы Рөстәм Шәрипов район мәгариф бүлеге мөдире Рушат Солтанов белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп, булачак мәктәпнең урынын сайлап куйдылар. Хакимияткә Ришат Хәбипов килгәч, тиз арада төзелеш эшләре башланды.

2003 нче елның ноябрь аенда гимназия “3 нче урта мәктәп” исеме белән тантаналы шартларда үз ишекләрен ачты.  840 укучыга исәпләнгән өч катлы мәктәпне ачу тантанасында Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстанның ул вакыттагы мәгариф министры Фарис Харисов катнашты. Бу көнне Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы җитәкчесе Илдар Авзалов мәктәпнең символик ачкычын миңа тапшырды. Ул елны гимназиягә беренче сыйныфка 50 бала укырга керде, – дип искә алды гимназиянең беренче директоры Рафаэль Тимофеев.

2006-2014 елларда мәктәп белән таләпчән, зур оештыру сәләтенә ия директор Нәкыя Насыйрова җитәкчелек итә. Ул җитәкчелек иткән чорда мәктәп 1 миллион сумлык грант ота, “Татарстанның иң яхшы мәктәбе” исеменә һәм “Гимназия” статусына лаек була. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 24 ноябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев