Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәкъдимнәр

Каберлекләрне тәртипкә китерик

Язгы ташудан зыян күргән каберлекләрне тәртипкә китерү өчен зиратка җир кайтартылды.

Язгы ташулар нәтиҗәсендә Мөслим авылында шактый хуҗалыклар зыян күрде. Икмәк кабул итү предприятиесе һәм газ участогы бинасына су керде. Урожайная урамындагы шәхси йортларның хуҗалары  су суырту насосы ярдәмендә кышкы базга һәм өй базларына, өйгә  кергән су күләмен киметергә тырышты.

Мәңгелек йортыбыз – зиратка да су керде. Язгы ташудан зыян күргән каберләрне тәртипкә китерү өчен зиратка җир кайтартылды. Әлеге җирне якыннарының каберләрен тигезләү,  рәтләү өчен һәркем куллана ала. Җир киләсе атнада өстәп кайтартылачак.

Зиратларның торышына беркем дә битараф булырга тиеш түгел. Бу эшкә һәркайсыгызның өлеш кертүе кирәк.

Фото – администрациянең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев