Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәңгәр беретлар бәйрәм итте

1930 нчы елның 2 августы – һава десанты гаскәрләренең туган көне. Бу көнне Мәскәү хәрби округы хәрби-һава көчләренең Воронеж янындагы өйрәнүләре вакытында хәрби очучылар Ленонид Минов һәм Яков Мошковский җитәкчелегендә 12 кеше беренче тапкыр парашютта сикерә.

1930 нчы елның 2 августы – һава десанты гаскәрләренең туган көне. Бу көнне Мәскәү хәрби округы хәрби-һава көчләренең Воронеж янындагы өйрәнүләре вакытында хәрби очучылар Ленонид Минов һәм Яков Мошковский җитәкчелегендә 12 кеше беренче тапкыр парашютта сикерә. 2006 елдан башлап, Россиядә 2 августта десантчылар һәм һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

Әллә каян күренеп тора солдатта булган диләр.

Мөслим районы десантчылары да бәйрәмнәрен гадәттәгечә зурлап үткәрде. Өсләренә тельняшка, башларына зәңгәр берет кигән ир-егетләр “Мөслим йөрәге” скверына җыелдылар. Биредә аларны солдат җырлары каршы алды. Теләге булганнар гер һәм штанга күтәрү, кул көрәштерүдә үзләрен сынады. Яшьләр белән бергә алтынчы дистәсен ваклаган десантчылар да “отжимание” ясады. Әйтергә кирәк, десантчыларның сафы елдан-ел яшәрә бара. Чөнки соңгы елларда армиягә китүче егетләрнең күбесе нәкъ менә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләк белдерәләр икән. Бәйрәм тантанасында 50дән артык десантчы катнашты.

"Бездән башка беркем дә түгел"

Бәйрәмнең рәсми өлеше тәбрикләүләр һәм җыр-биюләр белән аралашып барды. Десантчыларны район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов котлады:

– Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү һәр егетнең хыялы булса да, анда бар егет тә эләгә алмый. Ә сез, шушы гаскәрләрдә хезмәт итеп, илебезнең тынычлыгы өчен үзегездән зур өлеш керттегез. Бүген якыннарыгыз гына түгел, район халкы да сезнең белән горурлана. Киләчәктә дә шулай бердәм булыгыз.

Ринат Гарипов районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан десантчы егетләргә район Башкарма комитеты, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Россиянең атказанган очучысы, полковник Рәшит Шәфыйков авиация белән һава десантчыларының аерылгысыз булуын билгеләп үтте:

– Без сезнең белән күктә дә, җирдә дә, хәрби өйрәнүләрдә дә бергә. Хәтта киемнәребез дә бер-берсенә ошаш. Хезмәтегезгә булган тугрылык беркайчан да сүрелмәсен. Һәрвакыт актив булып, туган җиребез, туган ягыбызны матурлауда, аны саклауда үз өлешегезне кертегез.

Һава десанты гаскәрләренең район берләшмәсе җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, әфган һәм локаль сугышлар ветераннарының район берләшмәсе җитәкчесе Данил Госманов, Пермьнән килгән десантчы егетләр дә котлауларын ирештерде.

“Син ризамы?”

Мөслим егете Азат Галиев Омск һәм Иваново шәһәрләрендә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армиядән кайтуына да әле ике генә ел. Бүгенге көндә ул район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә. Тантанада хезмәттәшләренә котлауларын җиткергәннән соң, үз янына Альбина исемле туташны чакырды. Чарада катнашучылар тып-тын калып ни буласын көтте. Азат, кызыл тартмачыктан йөзек алып, сөйгәненә мөрәҗәгать итте:

– Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?

Альбина сөйгәненең тәкъдимен бик теләп кабул итте. Бу матур мизгел бар кеше дә соклану хисләре уятты. Ә десантчылар, һәрвакыттагыча бердәм булып, “Урра”, “Котлыйбыз” дип яшь хезмәттәшләрен котлады. Бәйрәмне алып баручы Эльвира Гәрәева булачак яшь парга киләсе елда узачак десантчылар бәйрәменә бәби белән килергә язсын дип теләде. Быелгы бәйрәм шундый матур да, истәлекле дә мизгелләргә бай булды. Рәсми өлеше тәмамлангач, десантчылар мәрхүм хезмәттәшләре Ришат Хәбиров каберен зиярәт кылдылар. Бу минутларда чарада катнашучы һәркем аяз күк йөзенә карап: “Ил-көннәребез тыныч булсын, сугыш утлары беркайчан да кабынмасын!” – дип теләде.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев