Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз эшенең остасы

Һәр эшне зур төгәллек белән, тиешле таләпләргә туры китереп һәм үз вакытында башкаручы хезмәткәр ул.

“Намус” агрофирмасы оешканнан бирле биредә хезмәт куючы Азат Латыйповны  агрофирма җитәкчелеге тырыш, уңган хезмәткәр буларак ихтирам итә. Ул МТЗ-1221 тракторында эшли. “Иң җаваплы эшләрне без һәрвакыт Азатка тапшырабыз. Һәр эшне зур төгәллек белән, тиешле таләпләргә туры китереп һәм үз вакытында башкаручы хезмәткәр ул. Техниканы да бик ярата, аның тракторының бер генә көн дә ватылып торганы юк”, – диләр аның турында. Гаиләсе белән Ташлыяр авылында гомер итә Азат Латыйпов. Тормыш иптәше өчен – хөрмәтле ир, балалары өчен – кадерле әти, ныклы терәк ул. 
Әлфинур Ногманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев