Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл акчасы булырмы?

Тат. Шуран авылыннан Зарип Гарифуллин октябрь аенда пенсионерларга юл акчасы түләнмәгән өчен борчыла. “Безнең пай җирләреннән алган керем турында “Август-Мөслим” агрофирмасыннан белешмә алып килергә кушалар. Без Мөслимгә барып йөри алмыйбыз”, – ди ул.

Сорауга республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30нчы санлы бүлеге җитәкчесе Нурсибә Мингалимова җавап бирә:

– ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә хәзер пенсионерларга юл акчасын түләгәндә пенсионерның айлык кереме һәм мал-мөлкәте дә исәпкә алына. Керем 25 мең сумнан артса, юл акчасы исәпләнми. Мал-мөлкәте пенсионерның үз исемендә булып, алар билгеле бер нормативлардан артса да, юл акчасы түләнми. Ялгыз пенсионер исемендәге йорт яки фатир мәйданы 80 кв. метрдан артса да, пенсионер юл акчасына дәгъва итә алмый. Аның карамагындагы җир мәйданы 20 сутыйдан артып китсә дә, ул акча билгеләнми. Районда күп пенсионерның пай җирләре бар. Әлеге җирләрдән күпме керем алу турында алардан 6 ай саен белешмә сорала. Күпчелек авыл җирлекләре, пенсионерларны кайгыртып, пай җирләре арендалаучылардан запросны гомуми исемлек буенча үзләре соратып алды. Алар арасында Крәш. Шуран авыл җирлеге дә бар. Шулай булгач, әлеге җирлек пенсионерларына бу мәсьәләдә борчыласы юк.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев