Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

«Җырлый-җырлый газета чыгара торган вакытлар үтте»: шәхси басмалар нинди хәлдә?

Бу хакта «Интертат» яза

2027 елдан почта аша матбугат таратуга федераль ташламалар тулысынча бетерелергә мөмкин. Бу газета-журналларга язылу бәясенең сизелерлек артуына китерәчәк. Дәүләт ярдәменнән мәхрүм калган шәхси татар басмалары бүген нинди шартларда эшли һәм хәлдән чыгу юлын кайдан эзли?

«Җырлый-җырлый газета чыгара торган вакытлар үтте»: шәхси басмалар нинди хәлдә?

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Без инде Цифрлы үсеш министрлыгының Татарстанга почта аша матбугат таратуга бирелә торган 25 процентлык федераль субсидияне кыскарту планы турында язган идек. Быел дәүләт ярдәмен алучы массакүләм мәгълүмат чаралары саны 124тән 68гә кадәр кимеде, ә иң элек татар телле басмалар зыян күрде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиадиректоры Алсу Исмәгыйлова әйтүенчә, 2027 елдан субсидияләр бөтенләй бетерелсә, газета-журналларга язылу бәясе 70 процентка кадәр артырга мөмкин. Бу үзгәрешләрнең шәхси басмаларга ничек тәэсир итүен белештек.

Соңгы елларда шәхси татар матбугаты югалтулар кичерә инде. Узган ел ахырында 105 еллык тарихы, заманында 300 меңлек тиражы булган легендар «Татарстан яшьләре» газетасы ябылды. Шулай ук 1992 елдан бирле чыгып килүче беренче хосусый «Юлдаш» газетасы да агымдагы елның икенче яртыеллыгына «Россия почтасы»ның каталогына кертелмәгән. Басманың ябылу сәбәбе буларак чамадан тыш почта чыгымнары атала.

Шулай ук «Безнең гәҗит» басмасы да газета форматын әдәби журналга үзгәртә.

«Бу елның азагыннан журналистикадан бөтенләй китәргә ниятлим. «Безнең гәҗит» шул ук форматта басылачак, әмма анда минем әдәби әсәрләр генә булачак. Шулай итеп басмабыз быелның декабрь ахырына кадәр нәшер ителүе планлаштырыла. Ләкин укучылардан хатлар бастырылмаячак, журналистик материаллар булмаячак», - дип аңлатты моны басманың баш мөхәррире һәм нәшире Илфат Фәйзрахманов.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Язылу бәясе кисәк артмасын дип, газетаның күләмен бераз кечерәйттек»

«Ирек мәйданы»ның баш мөхәррире Раиф Усманов әйтүенчә, алар ташлама алучы басмалар исемлегеннән инде ел башында ук төшеп калганнар.

Безгә ташламалар ел башында ук бетерелгән иде инде. Язылу бәясе кисәк артмасын дип, газетаның күләмен бераз киметергә мәҗбүр булдык, шулай да төп сәхифәләрне, темаларны саклап кала алдык. Редакциябез, бай эчтәлекле язмалар булсын дип, бик тырышып эшли. Укучыларыбыз да шалтыратып киңәшләрен биреп торалар. Хәзер атналык газеталарыбызның тиражы 26,4 мең тирәсе, узган бер елда өч мең тирәсе укучыбызны югалттык.
Кызганыч, тарифлары артса да, почта эшендә проблемалар кимеми шул. Әле беркөн Мөслим районы Шуганка авылыннан даими укуыбыз Сәлимә апа шалтыратты.

«Ирек мәйданы» газетасын 2011 елдан бирле алдырдым. Якын дустыма әйләнеп бетте. Язмалар язып, конкурсларда катнашып, өч тапкыр бүләк тә оттым. Тик бу яртыеллыкта яраткан газетамнан аерылырга мәҗбүр булдым. Күңелгә ямансу булып калды. Рәхәтләнеп язылыр идем, авылда почта бүлеге ябылды. Ә каяндыр барып алу мөмкинлеге бик юк», – диде ул. Менә шундый хәлләр.

Бәя арта икән, тираж төшә, проблеманы алай гына хәл итеп булмый. Дәүләт ярдәме кирәк, - диде баш мөхәррир.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/yrlyi-yrlyi-gazeta-cygara-torgan-vakytlar-utte-saxsi-basmalar-nindi-xalda-5879940

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев