Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яшь безгә киртә түгел!»

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнар белән «Яшь безгә киртә түгел!» дип исемләнгән спорт-уен программасы узды.

"Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә «Яшь безгә киртә түгел» дип исемләнгән спорт – уен программасы оештырылды һәм үткәрелде. Әлеге чараның максаты, әлбәттә, спорт рекордлары түгел, ә өлкән яшьтәге кешенең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Өлкән яшьтәге кешеләр белән физкультура-спорт эшен дөрес оештыруаларны җәлеп итү, сәламәтләндерү, дәвалау, тернәкләндерү үзлекләренә ия. Бүгенге бәйрәмдә катнашучылар чын йөрәктән, бар көчләрен куеп, янып, көеп ярыштылар, һәркемнең кәефе көнләшерлек иде! Һәркем спорт ярышларында һәм уеннарда бик теләп, актив катнашты – дротиклар ыргыттылар, скакалкалар белән сикерделәр, туплар ыргыттылар, йөгерделәр, төрле ярышларда катнаштыларә азактан сабын куыклары очырдылар. Уеннарда катнашучыларның бик күп уңай эмоцияга ия булдылар, кәефләре күтәрелде. Чараның ахырында Токиода ачылган Параолимпиа уеннарында катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев