Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янып үлгәннәр

Узган атнада Крәш Шуран авылы янында "Лада-Приора" машинасына ут капкан. Машина эчендәге ике ир-ат янып беткән. Тикшерүчеләр мәрхүм булучыларны су буенда эчеп утырганнар, янгын сүнми калган тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Узган атнада Крәш Шуран авылы янында "Лада-Приора" машинасына ут капкан. Машина эчендәге ике ир-ат янып беткән. Тикшерүчеләр мәрхүм булучыларны су буенда эчеп утырганнар, янгын сүнми калган тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Тикшерү эше бара. Ир-атларның берсе 1980, икенчесе 1963 нче елгы. Мәрхүмнәр - Минзәлә районының Маҗын авылы кешеләре. Янып беткән әлеге кешеләргә балыкчылар тап булган. “Мондый күренешкә беренче тапкыр тап булдым. Йөрәкләрем өзелеп төшәрдәй булды, кемнеңдер газизләре бит инде болар, дип уйладым. Йомшак җир яна башласа, сикереп торасың бит! Махсус эшләнгән, махсус үтермәгәннәр микән дигән уй да килде башка. Берсенең гәүдәсеннән көл генә калган. Бу куркыныч төш кебек, беркайчан да күз алдыннан китмәс, мөгаен!" ,- диде озак еллар балык тоту белән шөгыльләнгән райондашыбыз Марат Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев