Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа мөхтәсиб билгеләнде

Расыйх хәзрәт Каюмов Элемтә авылы “Әсгать” мәчете имам-хатыйбы һәм Мөслим Үзәк мәчетендә беренче имам вазифаларын да алып барачак.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бүген Мөслим Үзәк мәчетендә җыелышта район имам-мөхтәсибе вазифасына Расыйх хәзрәт Каюмовны билгеләделәр. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров имам-мөхтәсиб вазифасына Расыйх хәзрәт Каюмовны тәкъдим итте. Имамны әлеге җаваплы вазифага билгеләгәндә, аның күпьеллык һәм уңышлы эш тәҗрибәсен истә тотканнар.

Җыелыш барышында Расыйх хәзрәт Каюмовны Мөслим имамнары бертавыштан имам-мөхтәсиб вазифасына сайлап куйган.

  • Расыйх хәзрәт Каюмов 2007 елдан Мөслим районы Михайловка авылы “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы, 2018 елдан Мөслим районы Элемтә авылы “Әсгать” мәчете имам-хатыйбы; 2016 елда Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсен тәмамлаган.

Расыйх хәзрәт Каюмов бүгеннән мөхтәсиб булып эшләү белән беррәттән, Элемтә авылы “Әсгать” мәчете имам-хатыйбы һәм Мөслим Үзәк мәчетендә беренче имам вазифаларын да алып барачак.

  • Расыйх Каюмов 1973 елда Актаныш районында туган. 1975 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Төрле урыннарда зоотехник, икътисадчы һәм хисапчы булып эшли. Өйләнгән, өч баласы бар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/22/186738/

Фото – dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев