Вазыйфадагы затлар җаваплылыкка тартылды
Район прокуратурасы тарафыннан җаваплылыгы чикләнгән “Август-Мөслим” җәмгыятендә үткән тикшерү барышында хезмәт турындагы законнарның бозылуы ачыкланган.
Аерым алганда, оешмада автомобильләргә рейс алдыннан техник карау үткәрү журналы ачылмаган һәм алып барылмый. Хезмәтне саклау өчен җаваплы вазыйфадагы зат юк, эшчеләр өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча укулар үткәрелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Август-Мөслим” җәмгыяте директоры адресына ачыкланган кимчелекләрне төзәтү буенча гариза кертелде. Моннан тыш җәмгыять директорына карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсе 1 бүлеге буенча административ хокук бозу турында эш кузгату хакында карар кабул ителде. Прокурор представлениесен карау нәтиҗәләре буенча 5 вазыйфадагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Прокурор карары – тикшерү стадиясендә.
Район прокуратурасы.
Фото– Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев