Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Усаклык авылы 90 еллык юбилеен билгеләп үтте

Узган гасыр башында әби-бабайлары күченгән урында Усаклык авылы халкы бүген зур бәйрәмгә җыелды. Алар авылга нигез салынуга 90 ел тулуны билгеләп үтте.

Табигатьне хөрмәт иткән, аның көченә чын күңелдән ышанган мари халкына яңа авыл өчен урынны да бик матур җирдән бүлеп биргәннәр. Узган гасыр башында әби-бабайлары күченгән урында Усаклык авылы халкы бүген зур бәйрәмгә җыелды. Алар авылга нигез салынуга 90 ел тулуны билгеләп үтте. “Тырыш, бердәм халык”, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, усаклыклыларны район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләп.

Авылның бер төркем тынгысыз җаннары тырышлыгы белән оештырылган чарага төрле төбәкләрдән кайтканнар иде. Бәйрәмгә килүчеләр тагын бер кат авыл тарихын яңартты, район мәдәният йорты үзешчәннәренең чыгышларын карады. Җирле һәвәскәрләр дә матур концерт номерлары әзерләгән иде. Авыл елъязмасында эз калдырган шәхесләр истәлекләре белән уртаклашты. Мул итеп чәй табыны да әзерләгән усаклыклылар. “Көтү кайткач, тагын җыелабыз, уеннар, биюләр, күңел ачу дәвам итәчәк”, – диләр бәйрәмне оештыручылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев