Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза.Бетеренмәгез әле, җәмәгатҗь!

“Авыл утлары” газетасының һәр санын энәсеннән җебенә кадәр укыйм. Тиражның көн саен үзгәреп торуы, кимеп баруына гаҗәпләнеп, редакторга да шалтыраттым. Язылучылар саны ай саен кими икән! Шаккаттым. Акчаларын кызганып, 1 айга гына язылганнар! Район газетасын да укымагач инде!

Кайберәүләрдән ишеткәнем бар: “Газета-журналлар укырга бик яратам, шулай да язылып булмас быел, бигрәк кыйммәт. Мин бу фикер белән килешмим. Беребез дә ул кадәр “бетеренгән”, 700 сум акча көненә калган кеше түгел. Матбугат белән дуслыгың хак булса, дөнья сулышына битараф яшәмәсәң, акча табарга була. Мин район газетасына бер генә елны да язылмый калганым юк. Кыйммәтсенүчеләргә альтернатив подпискага язылырга була бит! Анысы – 402 сум.
“Авыл утлары”н яратып укыйм. Чөнки ул район тормышын бөтен яклап яктырта. Аның аша алдынгылар белән танышабыз, район алдында торган бурычларны күзаллыйбыз, әхлак, тәрбия, мәгариф, мәдәният, медицина яңалыклары белән танышабыз, фаҗигаләр турында язмалар укып, авылдашларның кайгысын уртаклашабыз, аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Туган төбәгебезне, әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешебезне кертәбез.
Мөслим – авыл хуҗалыгы районы, шуңа әлеге темага язмалар – һәрвакыт көн кадагында. Әлеге тема киләчәктә дә күбрәк яктыртылсын иде. Безне туйдыручы, киендерүче авыл эшчәннәренең хезмәт һәм көнкүреш шартлары белән танышуга бик шатбыз. Колхоз, совхоз ветераннары да, белгечләр дә мәкаләләр язсыннар иде.
Газетаны укыйм, радионы тыңлыйм, Мөслим телевидениесе тапшыруларын да көтеп алам. Һәркайсы күңелемә якын. Әллә кемнәрнең концертын бер карар өчен 700 сумны кызганмаганны, атнага ике тапкыр чыккан район газетасына акча жәлләмәгез инде, җәмәгать! Әйдәгез, киләсе яртыеллык өчен “Авыл утлары”на бердәм булып язылыйк! Газетабызның тиражын арттырыйк!

Флүрә Дәүләтшина,
Мөслим.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев