Укучыларыбыз яза. Әниемә хат
Дөньяга килгән һәрбер адәм баласы үзенең яшәеше белән иң беренче чиратта әнисенә бурычлы.
9 ай буе күкрәк астында йөртеп, җан иңдергән, күкрәк сөтен имезгән, тормыш бүләк иткән әниләребезне мәңге онытырлык түгел.
Үрәзмәт авылында гомер итүче әнием Мөслимә Нуретдинова әтиебез Госсам белән 7 бала тәрбияләп үстереп, барыбызны да зур тормышка аяк бастырды, белем бирде. Игътибарлы, мәрхәмәтле, кешелекле булырга өйрәтте. Бүген әнкәебез энебез Рафаэль һәм киленебез Ләйсирә тәрбиясендә яши.
Авылыма кайтып киләм,
Утлар яна урамда.
Безнең өйдә дә ут яна,
Чөнки әнкәем яши анда.
Онытмыйк ла туган нигезләрне,
Ташламыйкчы әнкәй догасын.
Онытмыйк без җирдә яшәгәндә
Ходай каршысына барасын.
Ешрак кайтыйк әнкәй исән чакта,
Ташламыйкчы аның нигезен.
Безне күреп бер сөенү дә
Озынайта әнкәм гомерен.
Әнкәемнең кочагында
Иркәләнәсем килә.
Озын, кара чәч толымын
Үреп сүтәсем килә.
Ярдәм итте әнкәм догалары
Упкыннарны кичкән чагында.
Кадереңне белеп яшик әле,
Әнкәебез, исән чагында.
Фәридә Сәлахова.
Апас.
Фото– Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев