Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Балалар – иминлек сагында

Мөслим урта мәктәбендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар отряды нәтиҗәле эшли. “Светофор” исемле әлеге отряд “Имин көпчәк” республика конкурсының район турында җиде тапкыр җиңү яулады. Отрядның җитәкчесе – физик культура укытучысы Эльмир Айгильдин. 

Яшь инспекторлар, укучылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалап кына калмыйлар, велосипедта йөрүнең сәламәт яшәү рәвешен алып баруда менә дигән шөгыль булуын да исбатлыйлар. 
Балалар велосипедны фигуралы йөртүдә яңа күнекмәләр алалар, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, җәрәхәтләнүләр булганда беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен үзләштерәләр. Практик дәресләрдә яра эшкәртергә, бәйләү материаллары белән эшләргә, сынган урынга шина салырга өйрәнәләр. Мәктәпнең шәфкать туташы Роза Фәтхуллина бу эшләрдә аларга ярдәм итә. 
Укучылар велосипедта йөрү сезонында Мөслим урамнарына рейдлар оештыралар. Рейд вакытында 14 яше тулмаган укучылар ачыкланса, аларга әти-әниләре һәм мәктәп администрациясе белән берлектә аңлату эшләре үткәрелә. 
2017 елда отряд, Бөтенроссия “Яшь инспекторлар хәрәкәте” конкурсында катнашып, Туапсе шәһәрендәге “Звездный” лагеренда белемнәрен ныгыту, ял итү мөмкинлегенә ия булды. Яр Чаллыда узган “Имин көпчәк-2018” республика конкурсында да отряд 60ка якын команда арасында унсигезенче урынны алды. Ислам Мөхсинов һәм Азалия Вәлиева – “Юл йөрү кагыйдәләрен белү”, Әмир Каюмов – “Велосипедны фигуралы йөртү”, Зөлфия Хафизова “Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре” тукталышында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Команда юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар отрядларының профильле сменасында катнашу өчен чакыру-сертификат белән бүләкләнде. “Юл иминлеге” ДБУның Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлеге түгәрәктә шөгыльләнү өчен яшь инспекторларга дүрт велосипед бүләк итте. 
Римма Галиева, 
Мөслим урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор 
урынбасары. 
Фото –“Мөслим-информ” 
архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев