Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты. Алтын көздә

Тышта алтын көз. Әле кайчан гына әбиләр чуагы иде, ә бүген иртәдән бирле вак яңгыр сибәли.  Тирән уйга чумган Роза, кинәт сискәнеп, урыныннан сикереп торды. Аңа бит тәмле ризыклар пешерергә кирәк, аның бит бүген бердәнбер улы – Мараты армиядән кайта. Хәтта шул сөенеч тә аны авыр уйларыннан арындыра алмый. Моннан егерме ел элек булган коточкыч хәл аның йөрәгендә тирән эз калдырган шул, искә төшерми мөмкин түгел. 

... Дусты Алия аны гөмбә җыярга урманга чакырды. Шундый матур көн иде ул. Алар көлешә-көлешә гөмбә җыйдылар, уйнадылар, көлделәр, сары-кызыл яфраклар өстендә аунадылар. Көн кичкә авыша башлагач, әкрен генә кайтыр юлга кузгалдылар. 
Кинәт кемнәрнеңдер әшәке итеп сүгенгән, акырышкан тавышына сагаеп, чикләвек куаклыгы артына постылар, әкрен генә күзәтә башладылар. Юл читендә ике машина тора, ә 5-6 егет кызып-кызып берәүне типкәлиләр. Җиргә бөгәрләнеп яткан егет ыңгырашып-ыңгырашып куя, ләкин тегеләрне туктатам димә. Шулай да, арадан берсе нидер әйткәч, егетләр кыйнаудан туктадылар, егетнең хәрәкәтсез ятуын күргәч, тизрәк сызу ягын карадылар. Алар күздән югалуга Роза белән Алия качкан җирләреннән тиз генә таныш булмаган егеткә ярдәмгә ташландылар. Бичара кара канга баткан, көчкә тын алып хәрәкәтсез ята. Роза аны танып алды. Күршеләренә кунакка кайткан Яр Чаллы егете Ринат бит бу. Егет белән бер-берсен күптән ошатып йөрсәләр дә, нигәдер якыннан танышып китә алмадылар. 
Кичә Ринат дусты Ильяс белән күрше авылга кичке уенга барды. Ринатны авылның иң чибәр кызы – Лилия биергә чакырды. Егетем бар димәде, кичке уеннан соң, үзен озатып куярга чакырды. Ә икенче көнне Лилиянең егете Булат Себер якларыннан ялга кайтты. Дуслары бу хәбәрне Булатка сәгате-минуты белән җиткерде. Каны кызган Булат, кунак егетеннән үч алырга дип, үзенең дусларын җыйды да, машинага төяп, күрше авылга “разборка”га алып китте. Һәм менә “разборка”ның нәтиҗәсе – Ринат кан эчендә ята... 
Алия авылга йөгерде, абыйсы белән тиз арада Ринатны район үзәгенә хастаханәгә алып килделәр. Роза егет янында калды. Ринат бик авырлык белән аягына басты, сынган кабыргалары әкренләп төзәлде. Әкренләп тамагына ризык та каба башлады. Аны Роза бер минутка да калдырмады, китабын да укыды, һава суларга да алып чыкты. Яшьләр бер-берсенә бик тиз ияләште. Алар арасында чын мәхәббәт уты кабынды. Бер-берсен нык кына сынаганнан соң, яшьләр кавышырга уйладылар. Түземсезләнеп туй көнен көтте алар. 
Сентябрь иртәсе, әбиләр чуагы. Чып-чын сары көз. Роза бизәнеп-ясанып, туй күлмәкләрен киеп, кияү егетен көтә. Төш вакыты җитә, тик кияү егете күренми. Йөрәге дөп-дөп типкән Роза түзми Ринатның телефон номерын җыя. Озак кына көткәннән соң, Ринатның зәгыйфь тавышы ишетелә: “Роза гөлем, мине гафу ит, мин килеп җитә алмадым, без авариягә эләктек, мин сине бик яратам”, – ди дә телефонда кыска гудоклар гына кала. Роза килеп җиткәндә, ашыгыч ярдәм машинасы да, милиция машинасы да, халык та җыелган була. Җирдә сузылып яткан өч мәет өстенә барып каплана кыз. Ринатын һәм бала тудыру йортыннан кайтып килүче Айзат белән Алина мәетен күрә дә, аңын югалта. 
Роза якында гына чирәм өстендә яткан бәләкәй төргәктәге бала елаган тавышка айнып китә. Ул Айзатларның баласы – юл һәлакәтендә, тәрәзәдән атылып чыгып, чирәмгә очкан сабый, тумас борын ятим калуын сизгәндәй, ачыргаланып елый. Роза баланы кулларына ала. Сөйгәнен югалту хәсрәтен юса, шушы сабый гына юар, дип уйлый һәм катгый карарга килеп, баланы үзенә уллыкка алу теләген Айзат белән Алинаның әти-әнисенә әйтә. Бәхеткә, алар ризалыкларын бирә. 
Малайга Марат дип исем куша Роза. Күпләр аптырап калса да, Роза кияүгә чыкмый, гомерен баласына багышлый, аны үстерә, кеше итә. Менә шушы Маратын – яраткан улын көтә ана бүген. Ә җиһанда алтын көз. Әкрен генә вак яңгыр сибәли. 

Фирая Исламова. 
Азнакай – Исәнсеф-Чишмә.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев